+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 гыйнвар 2016, 02:00

Тулай продукт арту – төп күрсәткеч!

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә югары бәһа бирде.Кремльдә Русия Президенты Владимир Путинның Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән эшлекле очрашуы үтте. Анда төбәк җитәкчесе ил Президентына республикадагы социаль-икътисади хәл турында җиткерде.

– Республикадагы төп күр­сәткечләр – сәнәгать җи­тештерүе дә, тулай төбәк про­дукты үсеше дә, авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү дә “плюс” белән бара. Инвести­цияләр өлкәсендә дә яхшы эшләдек – елны 4,5 процент үсеш белән тәмамладык. Шулай ук, торак төзелеше өлкә­сендә рекордлы күрсәткечкә ирештек. Былтыр 2 миллион 650 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, – диде, атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов.

Үз чиратында, Владимир Путин, республика күрсәткеч­ләренең югары булуын сызык өстенә алып, илдә дә, атап әйт­кәндә, торак төзелешендә, ма­тур нәтиҗәләргә ирешелүен билгеләде.

Арытаба Рөстәм Хәмитов Владимир Путинны халык хуҗалы­гының төп өлкәлә­рендәге эшчәнлек нәтиҗәләре һәм күрсәткечләр белән якыннанрак таныштырды.

– Инвестицияләр белән эш республикада оешкан төстә бара. Шунысы мөһим: әлеге эшкә кече бизнес елдан-ел ныграк кушыла. Бу җәһәттән төбәктә административ киртә­ләрне киметү максатында күләмле эш җәелдерелде. Инвесторлар өчен бөтен уңайлы шартлар тудырыла, килсеннәр, эшләсеннәр генә.

Ноябрьдә ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумын үткәрдек. Әлеге чарага 15 илдән бер мең кеше килде. Бик кызыклы һәм эшлекле форум килеп чыкты, чара анда катнашучылардан яхшы бәһа алды. Шуңа да аны даими үткәрергә ниятләп торабыз.

Бүген тулай төбәк продук­тындагы төп капиталда ин­вестицияләр өлеше 22,5 процент тәшкил итә. Бу яхшы күрсәткеч дип исәплим. Салым керемнәре дә ун процентка артты. Шул ук вакытта респуб­ликаның дәүләт бурычлары да зур түгел – бюджетның 22 процент чамасын тәшкил итә. Бу җәһәттән Финанс министрлыгы да финанслар белән идарә итү сыйфатында уңай якка зур үзгәреш булуын билгели, – диде Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе ил Президентына, шулай ук, рес­публиканың социаль-икътисади үсешендә соңгы унбиш елда булган үзгәрешләр хакында җиткерде.

– 2000 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, барлык өлкәләрдә дә икеләтә, өчләтә үсеш күзәтелә. Тулай төбәк продуктында да, сәнәгать җитештерүе индексында да, инвестицияләргә бәйле дә, авыл хуҗалыгында да, төзелеш эшләре күләмендә дә нәти­җәләр шундый. Янә килеп, без совет чорында күп төзи идек, дибез. Шул ук вакытта ул чорда мәктәпкәчә белем бирү өл­кәсенә балаларның 62-63 проценты җәлеп ителгән бул­ган. Без исә, Сезнең указларны тормышка ашырып, бу күр­сәткечне 70 процентка җит­кердек, – диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстанның соңгы чордагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә ил Президенты Владимир Путин да югары бәһа бирде.

– Тулай төбәк продуктының ике тапкырдан күбрәккә артуы, бу, әлбәттә, эшчәнлек нәтиҗәлелеген билгеләүче төп күрсәткеч, – диде ул.

Үз чиратында, Рөстәм Хәмитов ил җитәкчесен республиканың алга таба да нәтиҗәле эшләячәгендә, дәүләт куйган бурычларны тормышка ашыруга лаеклы өлеш кертәчәгендә ышандырды.

– Икътисад тотрыклы, яхшы, ышанычлы эшли. Кешеләр үзләрен ышанычлы тоя. Авыл хуҗалыгы, фермерлык, кече бизнес яхшы үсеш ала. Шуңа да зарланырга бернинди сәбәп тә юк. Халык барлык юнәлешләрдә дә җаваплы эшли, – диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: