+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 февраль 2016, 02:00

Башбаштаклыкка чик куярга вакыт!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенконың тиешле закон кабул ителгәнгә кадәр коллекторлар эшчәнлеген туктатып тору турында тәкъдимен хуплады. Мондый белдерү Ульяновск шәһәрендә коллектор агентлыгы хезмәткәре гаебе белән чыккан янгында ике яшьлек бала һәм аның дәү әтисе каза күргәннән соң ясалды.

— Хокук саклау системасында коллектор агентлыклары хезмәтләренә ихтыяҗ зур түгел. Дәүләт хокук саклау берләшмәсе безнең илдә җитәрлек үсешкән һәм ул бу функцияләрне закон кысаларында, бурычларны кайтаруның шикле ысулларын кулланмыйча, психологик һәм физик басым ясамыйча тормышка ашыра. Суд карарларын үтәтү һәм милек хуҗаларының законлы мәнфәгатьләрен яклау хокук саклау органнарының хәленнән килә, — диде Константин Толкачев.

Республика парламенты спикеры коллекторларның эш сыйфаты күптәннән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының игътибар үзәгендә булуын белдерде. Узган елның августыннан алар кулланган алымнарның законга ярашлы булуы өйрәнелә, хокук бозулар турында гражданнарның шикаятьләре буенча мониторинг үткәрелә.

— Безнең депутатлар тарафыннан Валентина Матвиенко башлангычына охшаш тәкъдимнәр әзерләнде. Коллектор агентлыклары эшчәнлегенә карата дәүләт күзәтүе булмау сәбәпле, аларның эшен тикшерү буенча закон нигезендә вәкаләтле башкарма власть органын билгеләргә тәкъдим ителде. Кирәк булган очракта парламентның эшче төркеменең тикшерү нәтиҗәләре буенча материаллар Дәүләт думасына җибәреләчәк, — дип белдерде Константин Толкачев.
Читайте нас: