+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 февраль 2016, 02:00

Сәяси фиркаләр көрәш мәйданына чыга

“Бердәм Русия” партиясенең — ил күләмендә, КПРФ төбәк бүлекчәсенең республика дәрәҗәсендә җыеннары үтте.Узган атнада агымдагы елның сентябрендә үтәчәк Дәүләт думасына сайлауларга бәйле сайлау алды кампаниясе старт алды дисәк тә хата булмастыр. Әйтик, “Бердәм Русия” партиясе — ил күләмендә, КПРФның төбәк бүлекчәсе республика дәрәҗәсендә сайлауга әзерлек мәсьәләләре буенча үзләренең җыенын үткәрде. Башка фиркаләрдә дә җанлану сизелә.

Мәсәлән, 5-6 февральдә Мәскәүдә үткән “Бердәм Русия” партиясе ХV съездының беренче этабында Югары Советка һәм Уставка үзгәрешләр кертелде, Программа комиссиясе төзелде, праймериз үткәрү буенча Федераль оештыру комитетының составы рас­ланды.

Тәүге көнне съезд деле­гатлары “Сә­ламәтлек”, “Мәга­риф һәм фән”, “Бюджет һәм салым сәясәте”, “Сәнәгать сәясәте”, “Социаль сәясәт”, “Авыл хуҗалыгы үсеше, авылдагы социаль инфраструк­тураны үстерүгә ярдәм итү”, “Икътисади сәясәт, малтабарлык башлангычларына ярдәм итү”, “Транспорт инфраструк­турасын үстерү”, “Русиянең бербөтенлеген ныгыту, мәдә­ниятләр һәм диннәр диалогы” юнәлеш­ләрендә партия проектларын тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерде, бу җәһәттән стратегик карарлар кабул итте.

Икенче көнне съездның пленар утырышы үтте. Анда чыгыш ясап, партия Рәисе, ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев “Бердәм Русия”нең “Президент­ның сәяси ресурсы” булуын һәм яңа сәя­си чорга ышанычлы адымнар белән атлавын билгеләде.

— 2016 ел — җаваплы карарлар кабул итү елы. Һәм аларны сәясәт­челәр, чиновниклар түгел, ил гражданнары кабул итәчәк. Нәкъ алар катлаулы чорда ил киләчәген кемгә ышанып тапшыру турында карар кабул итәчәк, кем халыкның тормышын яхшырта, икъ­тисадның тотрыклы үсешен тәэмин итә, бизнесны кризистан чыгара алачагын билгеләячәк, — диде чыгышында Дмитрий Медведев.

Партия лидеры фикеренчә, нәкъ “Бердәм Русия” дәүләт дәрәҗәсендәге әлеге колачлы бурычларны тормышка ашырырга сәләтле көч булып тора һәм шуңа да партия алдагы сайлауларда мотлак җиңәргә тиеш.

— Ил бүген катлаулы хәл-шартларда яши һәм моның сәбәпләре барыбызга да билгеле. Безнең үз проб­лемаларыбыз да җитәрлек, өстәвенә, төрле яктан басым да көчле. Бу җәһәт­тән “Бердәм Русия” уңыш-казанышлар турында отчет биргән, нефтькә хак югары булган вакытта гына түгел, сынаулар һәм катлаулы мәсьәләләр чорында да мотлак җиңү яуларга тиеш, дип исәплим. Чөнки без 2008-2011 еллардагы көрчекне җиңеп чыктык һәм хәзер дә нәрсә эшләргә кирәклеген ях­шы беләбез. Җиңү өчен бездә бары­сы да да бар. Без нәтиҗәле һәм страте­гик дө­рес карарлар кабул итә беләбез. Үз позициябезне яклап, аны тормышка ашыру сәләтебез дә бар, — диде атап әйткәндә Дмитрий Медведев.

Башкортстаннан юбилей съезды эшендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә 20 кешедән торган рәсми делегация катнашты. Съезд йомгаклары буенча журналистлар сорауларына җавап биреп, Рөстәм Хәмитов партия лидеры чыгышында билгеләнгән мөһим бурыч­лар­ның байтагы инде бүген үк Башкортстанда нәтиҗәле тормышка ашырылуын сызык өстенә алды.

— Үз вакытында республикада “Эш. Хезмәт хакы. Торак” дигән тезис дәүләт сәясәтендә төп өстенлек итеп бил­геләнде. Бүген дә болар — Башкортстан Хөкүмәтенең төп эшчәнлек юнә-лешләре. Съезддагы чыгышында ил Хөкүмәте Рәисе дә шушы тезисны кабатлады һәм мөһим, кирәкле, көнүзәк мәсьәләләр белән шөгыльләнергә чакырды. Сайлау һәм икътисади авырлыклар елында бу аеруча мөһим, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.

Республика Башлыгы партия эчен-дә алдан тавыш бирү процедурасы да төбәк өчен яңалык булмавын билге­ләде.
— Биш ел элек без мондый процедураны үттек. Агымдагы елның 22 маенда да праймериз мөмкин кадәр объектив һәм тыныч, җәмгыятьтә каршылык тудырмыйча үтсен өчен барысын да эшләячәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов.

Партия эчендә алдан тавыш бирү кирәклеген һәм җитәкче органнарны яңарту зарурлыгын (Югары Советка яңа 24 әгъза сайланды) Рөстәм Хәмитов “Россия1” телеканалына интервьюда да билгеләде.

— Праймериз-партия вәкилләренең, җәмгыятьнең сайлауларга барачак кешеләрне бәяләве өчен кирәк. Аның төп максаты — партия эшен яңача, нәтиҗәле оештырырга сәләтле актив, үсешкән, яңа кешеләрне, лидерларны ачыклау. Бу — файдалы, дөрес һәм кызыклы процедура, — диде республика Башлыгы.

Партиянең җитәкче органнарындагы үзгәрешләргә бәйле исә ул “кеше­ләрне 10-15 ел бер урында тоту зарур­лыгы юк, яңа кешеләр, яңа көч кирәк”, дип белдерде.

Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов, Дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган әлеге состав депутатларның байтак өлеше нәтиҗәле эшләде, дигән фикердә.

— Без андыйларга, әлбәттә, теләк­тәшлек итәчәкбез. Комитетларда һәм гражданнар белән тыгыз эш алып баручы, республика мәнфәгатьләре белән янучы депутатлар Дәүләт думасының киләсе чакырылышында да мотлак эшләргә тиеш дигән фикердәмен, — диде ул.

Съездда расланган алдан тавыш бирү турында положениегә ярашлы, праймеризда катнашу өчен гариза бирергә һәм теркәлергә ике ай карал­ган.

— 15 февральдә алдан тавыш бирү­дә катнашырга теләк белдерүче кандидатларны теркәү башланачак. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителеп, 15 апрельдә теркәү тәмамланачак, — дип аңлатты бу җәһәттән партиянең Генераль советы секретаре Сергей Неверов.

Партия эчендә алдан тавыш бирү исә ил күләмендә 22 майга билгеләнде. Арытаба июньдә “Бердәм Русия” партиясе съездының икенче этабы узачак. Партия сайлауларга барачак программа да шунда расланачак.
Узган атнада, шулай ук, Русия Федерациясе Коммунистлар партиясе Башкортстан бүлекчәсенең чираттагы пленумы үтте. Анда сентябрьдә үтәчәк Дәүләт думасына һәм республиканың муниципаль берәмлекләре советларына сайлау кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре турында доклад белән КПРФның Башкортстан оешмасының беренче секретаре Юнир Котлыгуҗин чыгыш ясады. Утырышта, шулай ук, Дәүләт думасы депутаты, КПРФ Үзәк комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе А. Ющенко катнашты һәм илне кризистан чыгару буенча партия тәкъдим иткән юллар хакында җиткерде.

Пленумда КПРФның урындагы һәм беренчел бүлекчәләре арасында смотр-конкурска йомгак та ясалды. Аның җиңүчеләре бүләкләнеп, хәзер инде икенче — Бөек Октябрьнең 100 еллыгына багышланган конкурска старт бирелде. Ахырда пленум эшендә катнашучылар Владимир Ленин исемен һәм СССР тарихын чираттагы тапкыр пычратырга тырышучыларга каршы мөрәҗәгать кабул итте.

Күренүенчә, 2016 елның төп вакый­гасына — Дәүләт думасына сайлауларга әзерлек һәм шуңа бәйле сәяси көрәш тә башланды дияргә мөмкин. Һәм алга таба аның тагы да кыза барып, киңрәк колач алуын көтәргә ки­рәк. Дөньякүләм финанс кризисына һәм санкцияләргә бәйле илдәге катлаулы хәлне сәяси көрәштә үз файдасына борырга маташучылар пәйда булачагын да мотлак көтәргә кирәк. Әмма, ничек кенә булмасын, “Бердәм Русия” партиясе съездында аның лидеры, ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев билгеләвенчә, соңгы сүзне гражданнар, ягъни сайлаучылар әйтәчәк. Нәкъ алар, ягъни без, ил белән кемнәр идарә итәргә тиешлеген, аның арытабангы үсеш стратегиясен билгеләячәкбез. Бу җәһәттән ил өчен гаять җаваплы да, катлаулы да чорда безгә бердәмлек һәм аек акыл юлдаш булуын телик!
Читайте нас: