+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 февраль 2016, 02:00

Тимер юл җитәкчелеге депутатлар алдына басачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары февральдә үтәчәк пленар утырышта “Русия тимер юллары” җәмгыяте филиалы – Куйбышев тимер юлы начальнигы Сергей Соложенкинның “Магистральнең эш нәтиҗәләре, гамәлдәге проектлар һәм Башкортстан белән үзара бәйләнешне камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында” докладын тыңлаячак.

– Бу – төбәкара дәрәҗәдәге җитәкченең республика парламенты депутатлары алдында отчет бирүенең беренче тәҗрибәсе. Сайлаучыларның тимер юл җитәкчелегенә сораулары күп. Аеруча алар бакча сезоны башлану алдыннан күбәя, чөнки бакчачылар үз участокларына, башлыча, шәһәр яны электричкаларында йөри.

Тимер юл аша чыгу урыннарына җитәкчелекнең тиешле игътибар бирмәве дә ризасызлык тудыра. Мәләвез шәһәре янында булган фаҗига бу урынның хәвефле булуына ачык дәлил.

Тиешле инфраструктура төзелмичә муниципалитетлар карамагына тапшырылган тимер юлчылар поселоклары да игътибардан читтә кала. Аларга ярдәм күрсәтелерме? Сораулар тимер юл хәрәкәте үсешенә карата да бар. Яңавыл аша Уфадан үтәчәк югары тизлектәге Мәскәү – Екатеринбург магистрален төзү башланырмы? Уфа кунакларының һәм анда яшәүчеләрнең дә күптәнге сорауларына җавап аласы килә – тимер юл вокзалын үзгәртеп кору кайчан тәмамланыр?

Сөйләшү кискен һәм файдалы булачак, дип уйлыйм. Халыкка мөрәҗәгать итеп, тимер юл транспорты эшен оештыру буенча тәкъдим һәм шикаятьләрегезне Дәүләт җыелышы-Корылтай адресына җибәрүегезне сорыйм. Без аларны җыеп, Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә тапшырачакбыз, – диде бу җәһәттән республика парламенты Рәисе Константин Толкачев.
Читайте нас: