Республика парламенты депутатлары башлангычы “Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында”, “Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турында”, “Кулланучылар кредиты (займ) турында” федераль законнарга үзгәрешләр кертүне күз уңында тота.
Микрофинанс оешмалары эшчәнлеген тәртипкә салу һәм аз тәэмин ителгән гражданнарны зур процентлар белән микрозаймнар бирүче намуссыз эшкуарлардан яклау максатында закон проекты мондый эшчәнлекне оештыру өчен лицензияләү институты кертергә тәкъдим итә.
– Микрофинанс оешмалары мотлак рәвештә лицензияләнсә, Русия банкы һәм хокук саклау органнары аларның эшчәнлеген күзәтүгә алыр иде, – ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Әлеге вакытта исә мондый фирмаларны законсыз эшкуарлык өчен җинаять җаваплылыгына тарттыру мөмкинлеге юк. Тиешле дәүләт реестрларына кертелмәгәнлектән, Русия банкы да алар өстеннән күзәтчелек итүгә вәкаләтле түгел.
Икенче төзәтмә кредит бирүчеләргә банк операцияләре алып барырга хокуклы юридик берәмлекләргә генә кулланучы кредиты (займ) килешүен төзергә рөхсәт бирүне кертергә тәкъдим итә. Константин Толкачев төзәтмәләр кертү зарурлыгының коллекторлар эшчәнлегенә һәм кулланучылар кредитлары буенча бурычларны кайтару өлкәсендә килеп туган хәлгә бәйле булуын билгеләде.
– Судка кадәр бурычларны кире кайтару заман таләпләренә ярашлы башкарылырга тиеш. Хәзерге вакытта банкның займ алучыдан бурычны банкларга карамаучы башка оешмаларга күчерүен таләп итүе хокук нормаларына нигезләнми, – диде ул һәм тәкъдим ителүче үзгәрешләрнең Русиянең барлык төбәкләре өчен дә әһәмиятле булуын ассызыклады.
– Тиешле юридик, икътисади белеме булмаган килеш, финанс хезмәтләр күрсәтү буенча килешүгә кул куеп, кешеләр озайлы финанс бәйлелеккә дучар була. Парламент каршында төзелгән эшче төркем ярты ел буе коллекторлар һәм микрофинанс оешмалар эшчәнлеген өйрәнде. Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Суд приставлары федераль хезмәте, башка оешма һәм ведомстволар белән берлектәге эш җайга салынды. Бәлагә таручыларга ярдәм итү мөмкинлеге туды. Федераль власть органнары бүген илдә шикле структуралар белән идарә итү механизмнары булмавын, мондый төр бизнес алып баруның закон белән нигезләнмәгәнлеген белдерде. Федераль законнарга без тәкъдим иткән үзгәрешләр бу өлкәдә тәртип булдырырга ярдәм итәр, дип ышанам, – диде республика парламенты Рәисе.