Президиум утырышы банкротлыкны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында предприятиеләрнең түләү мөмкинлеген тергезү процедурасына мәгълүмати-аналитик күзәтү алып бару өчен төзелгән төркем эшчәнлеге белән танышудан башланды. Эшче төркем җитәкчесе, Бюджет, салымнар, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш буенча комитет рәисе урынбасары Михаил Бугера отчет белән чыгыш ясады.
Парламентта Куйбышев тимер юлы көннәрен үткәрү күз уңында тотыла.
– Законнар чыгару җыелышы тарихында беренче тапкыр Куйбышев тимер юлының эше турында отчет тыңланачак. Безне республиканың тимер юлы тармагындагы эшләр торышы кызыксындыра. Отчет белән ике зур җитәкче чыгыш ясаячак. Русия тимер юлы җитәкчелегенә берничә соравыбыз бар һәм аларга нигезле җавап алырга телибез, – дип ассызыклады Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Утырышта Башкортстан буенча эчке эшләр министрының төбәктә хокук тәртибе торышы һәм министрлык карамагындагы эчке эшләр органнарының узган елгы төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында отчет тыңланачак.
Аерым суд участоклары мировой судьялары вазыйфасына кандидатуралар карау, гадәттәгечә, пленар утырышның көн тәртибендә беренче булып торачак.
15 закон проекты соңгы укуда каралачак, 13е тикшерүгә тәкъдим ителәчәк.