+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 февраль 2016, 02:00

“Мин һәрвакыт халык фикеренә колак салам”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итте.19 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итте. Ике сәгать аралашу вакытында республика җитәкчесенә шәһәр һәм районнардан берничә кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү нәтиҗәләре буенча республика Хөкүмәтенә, министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Уфа шәһәрендә яшәүче аспирант Алмаз Гатауллин республика Башлыгына “Workout” Башкортстан яшьләр спорт хәрәкәтенә “Workout Евразия фестивале. Уфа-2016” чарасын үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗә­гать итте. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән бу хәрәкәт 2012 елда барлыкка килде. Соңгы өч елда активистлар тырышлыгы белән республикада 10 спорт мәйданчыгы төзелгән, 30 чара үткәрелгән.

Фестивальнең сайлап алу турлары май аенда респуб­ликаның шәһәр һәм район­нарында узачак, ә Русиянең 15 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Беларусь, Украина спортчылары катнашлыгында финал ярышлары сентябрьдә Уфада үтәчәк.

Республика Башлыгы бер спорт мәйданчыгының бәясе белән кызыксынды, активист­ларның бу башлангычын хуплады һәм Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка вице-премьер Марат Мәһәдиев белән берлектә хәрәкәткә ярдәм итү чарасын күрергә кушты.

Уфада яшәүче Виктория Валикова республика Баш­лыгына “Җир читендә клиника” проекты кысаларында Гватемалада майя индеец­ларына дәваханә төзү идеясен әйтте. Табиб-инфекционист һәм тропиколог төрле елларда Гватемала, Гондурас, Гаитида эшләгән, әле башкаланың 4нче клиник дәваханәсендә хезмәт сала. Табиб сүзләренә кара­ганда, “без үзебезнең үрнәктә Русиянең артта калган илләргә ярдәм итә алуын күрсәтәбез”.

Клиникада өч кеше эш­ләячәк, дип күзаллана. Аны төзү өчен якынча 3,5 миллион сум кирәк булачак. Препарат­лар һәм кирәк-ярак алу өчен ел саен 700 мең сум таләп ите­ләчәк. Әлеге көнгә крауд­фан­динг ярдәмендә 1 миллион 100 мең сум акча җыелган.

— Сезгә ярдәм итү өчен мин дә хезмәт хакымнан бераз акча күчерәчәкмен. Коллегаларыма да бу хакта әйтәчәкмен, — диде Рөстәм Хәмитов. – Сезнең бер интервьюыгызда “без үзебезнең ничек яхшы яшәвебезне күз алдына да китермибез” дигән сүзләрегезне укыган идем. Чыннан да, бездә чын цивилизация, медицина һәм мәгариф бар, шул ук вакытта, планетабызның кайбер урыннарында боларның берсе дә юк.

Рөстәм Зәки улы республика Башлыгы Хакимиятенә әлеге проектка мәгълүмати ярдәм күрсәтергә кушты.
Уфада яшәүче ханым “Глумилино” бистәсендәге урман массивын саклау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шушы микрорайонда яшәүчеләр анда ял иткән һәм спорт белән шөгыльләнгән. Ләкин әле урман территориясендә төзелеш башларга планлаштыралар. Республика Башлыгы Уфа шәһәре мэры Ирек Ялаловка бу мәсьәләне хәл итү буенча чара күрергә кушты.

Уфимское шоссе урамында авария хәлендә дип табылган 4нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр республика Башлыгына власть органнарының уй-ниятләрен документлар белән раславын үтенде. Әлеге вакытта беренче һәм икенче подъездлардан эвакуацияләнгән кешеләргә маневр фондыннан торак бирелгән. Шәһәр хакимияте, алар ел ярымнан “Глумилино” бистәсендә төзелүче яңа йорттан үзләре әле яшәгән кебек фатирлар алачак, дип вәгъдә бирә. Ләкин ул документлар белән расланмаган. Торак хуҗалары фатирсыз калырбыз, дип хафалана.

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт вице-премьеры Владимир Нагорный һәм Уфа шәһәре мэры Ирек Ялаловка күпфатирлы йортның ике подъездында яшәүчеләрне авария хәлендәге торактан күчерү программасына кертергә, шулай ук күпфатирлы яңа йорт төзү өчен җир бүлүне тизләтергә кушты.

Уфа шәһәрендә яшәүче ханым Яңа Максимовка бистәсенә транспортның начар йөрүе, анда юллар һәм тротуарлар яктыртылмавы турында сөйләде. Мәктәп һәм поликлиника Максимовка поселогында булганлыктан, коляскалы аналар һәм укучы балалар юл читендәге пычрактан барырга мәҗбүр. Биредә әле ике мең кеше яши, күпчелек — социаль ятимнәр, пенсионерлар, инвалидлар. Яңа Максимовкада балалар бакчасы юк, Максимовка поселогындагы балалар поликлиникасы авария хәлендә.

Республика Башлыгы Хөкүмәт вице-премьеры Владимир Нагорный һәм Уфа шәһәре мэры Ирек Ялаловка микрорайонны транспорт белән тәэмин итәргә, Яңа Максимовканы төзекләндерүнең комплекслы программасын эшләргә кушты.
Стәрлетамакта яшәүче ханым балалар азыгын алуны җайга салуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аз керемле гаиләләргә аны алу өчен, төрле инстанцияләрдә йөреп, бер кочак белешмә җыярга кирәк. Шунлыктан, күпбалалы аналарның шактые ташламалы шартларда сөт продукциясен алудан баш тартырга мәҗбүр, чөнки документлар җыю, рөх­сәт алу күп вакыт таләп итә.

Төбәк җитәкчесе Хөкүмәт вице-премьеры Салават Сәгыйтов һәм Стәрлетамак шәһәре мэры Алексей Изотовка бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Чишмә районының Узытамак авылында яшәүче ханым республика Башлыгына шәхси йорт төзү өчен бирелгән җир участогын документлаштыруны тизләтергә ярдәм сорады. Бу проблема авылның башка кешеләренә дә хас. Чөнки моннан 20 ел элек җир участокларын бүлү белән шөгыль­ләнгән компания хата җибәргән. Нәтиҗәдә, җир участокларының реаль чикләре җир бүлү планына туры килми, күбесендә инде йортлар төзелгән. Моңа бәйле рә­вештә җир участокларын документлаштыру туктатылган.

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовка тиз арада бу проблеманы хәл итү буенча анык чаралар күрергә кушты.

— Әлбәттә, мондый очрашулар минем өчен бик мөһим, чөнки үз эшемдә мин, тәү чиратта, халык фикеренә колак салам. Халык алдамый. Моннан соң да халык белән очрашачакмын, мондый чараларны ешрак үткәрәчәкбез, —диде Рөстәм Хәмитов, кабул итүдән соң журналист­ларның сорауларына җавап биреп.
Читайте нас: