+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 февраль 2016, 02:00

Республика эше уңай бәяләнде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Федераль җыелыш каршындагы Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышында катнашты.

Анда милеккә кадастр бәясеннән чыгып салым түләү һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышта республиканың капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруда уңай тәҗрибәсе билгеләнде.

Башкортстанның капиталь ремонт программасы күпфатирлы 16 мең 500 йортны үз эченә ала. Катлар санына бәйле, мондый йортларның гомум милкенә капиталь ремонтка уртача иң аз түләү күләме билгеләнгән. Узган елда объектларга капиталь ремонт үткәрү планы 100 процентка үтәлгән.

– Русия парламентындагы хезмәттәшләребез безнең эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде, – дип белдерде Константин Толкачев. – Әмма система тулысынча җайга салынган дип әйтергә иртәрәк әле, хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Мәсәлән, Дәүләт җыелышы-Корылтайда 70 һәм 80 яшьтәге гражданнарга капиталь ремонтка түләүләрдә ташлама бирүче закон кабул итү күз уңында тотыла.
Читайте нас: