+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2016, 02:00

Мәсьәлә федераль дәрәҗәдә дә көн кадагында

25 мартта Саранскида (Мордовия Республикасы) Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләренә багышланган Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты. Аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич үткәрде.

Анда, шулай ук, Русиянең транспорт министры Максим Соколов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, округ төбәкләре башлыклары, Федераль җыелыш әгъзалары, дәүләт власте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Михаил Бабич билгеләвенчә, округ төбәкләре өчен әлеге мәсьәлә үтә дә көнүзәк. Округ территориясе буенча 330 мең чакрым автомобиль юлы үтә — бу гомумрусия күрсәткеченең 22,7 проценты. Юлларның уртача тыгызлыгы 1 мең квадрат километрга 217 чакрым тәшкил итә, бу Русиянең уртача күрсәткеченнән (1 мең квадрат километрга 60 чакрым) 3,6 тапкыр күбрәк.

— Искергән юлларны карау һәм камилләштерү, яңа технологияләр кулланып, аларны реконструкцияләү, заманча юллар төзү юл хәрәкәте хәвефсезлегенә һәм территориянең социаль-икътисади үсеше тотрыклылыгына турыдан-туры бәйле. 2022 елга кадәр автомобиль юллары төзелеше һәм реконструкцияләү тизлеген арттыру буенча ил башлыгы куйган бурычны гамәлгә ашыру кысаларында җитди эш алып барыла, — дип ассызыклады Русия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле. — Узган өч елда Идел буе федераль округында норматив таләпләргә җавап бирүче автомобиль челтәре якынча 3 мең километрга артты. Бу ел әйләнәсенә өзлексез транспорт элемтәсенә ия, 70 меңнән артык кеше яшәгән 422 торак пунктка кагыла. 4 мең авылда юлларга капиталь ремонт үткәрелде.

Моңа бәйле Михаил Бабич, Идел буе федераль округында транспорт инфраструктурасын үстерү, округ төбәкләре проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бүлүче Русиянең транспорт министры Максим Соколовның аерым ролен билгеләп үтте. Узган елда округка юл төзү өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру өчен 26 миллиард сум акча бүленгән — бу ил күләмендә әлеге күрсәткечнең бишенче өлеше.

Ирешелгән уңышларга карамастан, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Алар арасында Михаил Бабич төбәк юл фондларын тулыландыру проблемасын атады. Ул, шулай ук, автомобиль юллары төзүне финанслауга бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итәргә, дәүләт-шәхси партнерлык механизмын актив кулланырга кирәклеген билгеләде. Бизнес һәм дәүләтнең мондый юнәлештә бәйләнешенең чагу үрнәге — округның аерым төбәкләренең, шул исәптән, Башкортстан Республикасының, “Европа — Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт маршрутын төзү проектында катнашуы. Тагын бер мөһим мәсьәлә — чыгымнарны арзанайту һәм шул ук вакытта юл ремонтлау, төзү сыйфатын күтәрергә ярдәм итүче алдынгы технологияләрне куллану.

Үз чыгышында Михаил Бабич юл хәрәкәте хәвефсезлеге темасына да кагылды. Ул, 14 мартта үткән Дәүләт советы утырышында Русия Президентының юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр санын киметүгә ирешү бурычы куюын искә төшерде. Идел буе федераль округында бу юнәлеш буенча эш нәтиҗәле оештырылган. Узган елда юл-транспорт фаҗигаләре саны 9 процентка кимегән.

— Шулай да округ юлларында кеше корбаннарының күп булуы саклана. Узган елда гына 54 мең кеше зыян күргән, шуларның 4476сы, шул исәптән 131 бала һәлак булган. Бу коточкыч саннарга игътибар итегез, — диде Михаил Бабич.

Ул төбәк властьларын юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендәге программаларны яңадан карарга һәм актуальләштерергә чакырды.

Русиянең транспорт министры Максим Соколов үзенең чыгышында, федераль бюджетта һәм юл фондында акча җитмәү сәбәпле, Транспорт министрлыгы тарафыннан төбәкләргә проектларны дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын файдаланып, гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылуын билгеләде.
Читайте нас: