+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 апрель 2016, 02:00

“Сез – халыкка иң якын власть!”

Республика Башлыгы Урындагы үзидарә көне уңаеннан оештырылган тантанада катнашты һәм муниципаль хезмәткәрләрне тәбрикләде.– Сезнең күпләрегез бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итү белән шө­гыльләнә, алар урамнарны төзек­ләндерү, юлларны ремонтлау, тирә-як мохитне саклау, хәвефсезлекне тәэмин итү һәм башкаларга кагыла, – диде Рөстәм Хәмитов. – Әлеге катлаулы чорда да гражданнар дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарына ышана һәм ярдәм итә икән, монда сезнең дә өлешегез зур.

Рөстәм Хәмитов төбәктә икътисади тотрыклылык һәм бюджет баланслылыгы саклануын билгеләде. 1 майдан бюджеттан тыш тармакта минималь хезмәт хакы арту халыкның сатып алу мөмкинлеген арттырачак дип көтелә.

– Безнең уртак бурыч – урыннардагы икътисади һәм социаль сәясәтне ныгытуга, муниципалитетларның үзаллылыгын киңәйтүгә, төрле муниципаль программа һәм проектларга халыкны күпләп җәлеп итүгә кайтып калырга тиеш, – диде республика Башлыгы.

Соңгы елларда Урал аръягындагы 7 районда урындагы башлангычларны хуплау программасы уңышлы эшли. Ике елда 88 торак пунктында балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, юллар һәм күперләр төзү кебек 168 проект тормышка ашырылды. Бу тәҗрибәне республика Башлыгы да хуплады һәм башка төбәкләргә тарату кирәклеген әйтте.

Әлеге вакытта республикада якынча 900 муниципаль берәмлек, шул исәптән, 9 шәһәр округы һәм 54 муниципаль район исәпләнә. Алар “Баш­кортстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге” бәйгесендә катнашты. Ул урындагы үзидарәнең абруен үстерү, кызыклы тәҗрибәне ачыклау, иң яхшы муниципаль берәмлекләргә һәм аларның җитәкчеләренә ярдәм күрсәтү максатында үткәрелә. Быел бәйгедә Нуриман, Мәләвез районнары һәм Нефтекама шәһәре хакимиятләре җиңде.
Читайте нас: