+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 апрель 2016, 02:00

Башкортстан сынау проекты әзерли

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең Гомум җыелышында катнашты. Аны Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров үткәрде.

– Бүгенге катлаулы хәлдә гуманитар хезмәттәшлек халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда мөһим юнәлеш булып тора, – диде Сергей Лавров. – Бу бәйләнештә ЮНЕСКОның роле бәяләп бетергесез. Ул – БМО системасының гуманитар терәге, әхлакый кыйммәтләрне үстерү, мәдәни байлыкны һәм тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча күпкырлы уникаль форум.

Министр билгеләвенчә, ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 38нче сессиясендә 2030 елга кадәр үсеш өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләрне, бурычларны гамәлгә ашыру программасына старт бирелде.

– Русия Президенты Владимир Путинның Евразиядә мәдәни хезмәттәшлек буенча даими нигез булдыруга кагылышлы боерыгына ярашлы, майда Башкортстанда “Евразия киңлегендә мәдәниятара диалог” халыкара конференциясе үтәчәк, – диде Сергей Лавров. – Аның кысаларында “Ефәк юлы” проектының мәдәниятара хезмәттәшлек мәсьәләсе тикшереләчәк.

38нче сессиядә, шулай ук, геофәннәр һәм геопарклар буенча халыкара программаның уставы кабул ителде. Геопаркларның глобаль челтәре – ЮНЕСКО геологик программасының төп өлеше булып тора.

– Русия төбәкләре ЮНЕСКОның бу юнәлештәге эшчәнлегенә карата кызыксыну белдерә, – дип ассызыклады Сергей Лавров. – Мәсәлән, Башкортстан безнең илдә геопарк булдыру буенча сынау проекты әзерли.

Җыелышта катнашучылар Башкортстанның Русия һәм ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда, оешма программаларын гамәлгә ашыруда актив төбәкләрнең берсе булуын билгеләде.
Читайте нас: