+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 Май 2016, 02:00

Финляндия белән хезмәттәшлек ныгый

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Башкортстан делегациясе Финляндиядә булды. Анда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов, “Полимер” җәмгыяте директоры Гафур Әлибаев, “Красный пролетарий” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Наил Баһаветдинов, “ОргНефтеГаз” җәмгыяте идарәсе рәисе Тимур Хәкимов катнаштылар.

Сәфәрнең максаты – Башкортстан һәм Финляндия арасында сәүдә-икътисади өлкәдә икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтү.
Делегация Русиянең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Румянцев белән очрашты. Анда икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә үзара бәйләнеш вариантлары тикшерелде. Иң яхшы тәҗрибәне өйрәнү максатында хезмәттәшлекне законнар дәрәҗәсендә ныгытуга аерым игътибар юнәлтелде. Очрашу барышында делегация Финляндия Парламенты депутатлары, шулай ук, Финляндия-Русия парламентлары дуслыгы төркеме рәисе Ээро Хейнялуом белән аралашты.

Башкортстан белән Финляндия арасында икътисади хезмәттәшлек буенча эшче төркем эшчәнлеген активлаштыру бизнес-миссия максатларының берсе булып тора.

Икеяклы хезмәттәшлекне үстерүнең төп юнәлешләре сыйфатында урман хуҗалыгы һәм агачны тирәнтен эшкәртү, агачтан йортлар төзү, нефть-химия комплексы, авыл хуҗалыгы, агротехнологияләр һәм азык-төлек продуктлары җитештерү, фармацевтика, машина һәм приборлар төзү билгеләнде.
Читайте нас: