-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 Май 2016, 02:00

Илнең киләчәге сайлаучылар кулында

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белән әңгәмә.Быел көз илебез Русия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт думасының яңа составын сайлаячак. Моннан тыш, республикада урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау үтәчәк. Алда торган сайлаулар, аларның үзенчәлекләре турында Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белән әңгәмәләшәбез.

— Хәйдәр Арсланович, 2016 елгы сайлау кампаниясе кайчан башлана, һәм ни өчен тавыш бирү көне дип сентябрьнең икенче түгел, ә өченче якшәмбесе тәгаенләнгән?

— 2016 ел — җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлау елы. Русия Федерациясе Президенты тавыш бирү көнен кимендә 110 тәүлек кала һәм 90 көннән дә соңга калмый тәгаенли. Бу чор 30 май — 19 июньгә туры килә. Димәк, нәкъ шушы чорда сайлау кампаниясе рәсми рәвештә башланачак.

Үткән алты чакырылышта Дәүләт думасы депутатларын сайлаулар декабрьнең тәүге якшәмбесендә үткәрелде. Ләкин 2015 елның җәендә кабул ителгән федераль закон җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлауны 2016 елның сентябрендәге өченче якшәмбегә күчерде. Шулай итеп, быел Бердәм тавыш бирү көне — 18 сентябрьдә үтәчәк.

— Бу 2016 елгы сайлауларның бердәнбер үзенчәлеге түгел. Гәзит укучылар белә инде: Дәүләт думасына депутатлар сайлау яңа схема буенча уздырылачак. Ул нәрсәдән гыйбарәт?

—1993-2003 елларда Дәүләт думасының дүрт чакырылыш депутатлары катнаш сайлау системасы нигезендә сайланды: 225 депутат — партияләр исемлеге, 225 депутат — бер мандатлы сайлау округлары буенча. Ә инде барлык 450 депутатны пропорциональ система буенча сайлау тәү тапкыр — 2007 елда, аннары 2011 елда үткәрелде. Быел Дәүләт думасына сайлаулар янә катнаш система буенча уздырыла, партияләр өчен тавыш бирүдән тыш, гражданнар үз сайлау округыннан депутат сайлаячак.

— Дәүләт думасының яңа составында Башкортстаннан ничә “бермандатлы” депутат булачак?

— Дәүләт думасында безнең республикадан барлыгы 6 “бермандатлы” депутат булачак, бу Башкортстан территориясендә оештырылган сайлау округларының гомум санына туры килә. Атап әйткәндә, алар — Уфа (494948), Благовещен (537971), Белорет (531670), Нефтекама (495684), Салават (491948) һәм Стәрлетамак (522221) бер мандатлы сайлау округлары. Русия Федерациясе субъект­ларындагы сайлау округлары санын чагыштырып карасак, безнең республика — илнең иң күп сайлау округлары оештырылган 8 төбәге исәбендә. Татарстанда алар — 6, Ростов өлкәсендә — 7, Свердловск өлкәсендә — 7, Краснодар краенда — 8, Санкт-Петербург шәһәрендә — 8, Мәскәү өлкәсендә — 11, Мәскәү шәһәрендә — 15.

Хәтерегезгә төшереп үтим, бүген Дәүләт думасында республикадан партияләр исемлеге буенча үткән 16 депутат эшли. Шуларның 12есе — “Бердәм Русия” партиясеннән, икесе — КПРФтан, ЛДПРдан һәм “Гадел Русия” партиясеннән — берәр депутат.

Дәүләт думасында Башкортстаннан ничә депутат булачагы, сайлау­чыларның партияләр исемлеге өчен тавыш бирүенә бәйле.

— Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат булып кем тәкъдим ителә ала?

— Бермандатлы сайлау округларыннан партияләр тарафыннан да, үз-үзеңне күрсәтү юлы белән дә кандидат булып теркәлергә мөмкин. Ә инде федераль округтан исемлек­ләрдә кандидатларны фәкать пар­тияләр генә күрсәтергә мөмкин. Партиянең кандидатлар исемлегендә аның әгъзалары белән беррәттән, партиясез гражданнар да күрсәтелә ала. Алар федераль исемлеккә кер­телгән кандидатлар күләменең 50 процентыннан артып китәргә тиеш түгел.

Хәтерегезгә төшереп үтим, Дәүләт думасы депутаты булып тавыш бирү көненә 21 яше тулган Русия Федерациясе гражданы сайлана ала.

— Сайлауларда нинди партияләр катнаша ала?

— 2016 елның 12 апреленә алынган мәгълүматлар буенча, Русиядә 77 сәяси партия теркәлеп, шуларның 75е сайлауда катнашырга хокуклы. Алар арасында Дәүләт думасына үз кандидатларын партия исемлекләре буенча, шулай ук бермандатлы сайлау округлары буенча имзалар җыймыйча күрсәтү хокукына ия 14 партия бар. Алар — 4 парламент партиясе, шулай ук “Правое дело”, “Гражданлык платформасы”, “Пенсионерларның гаделлек өчен партиясе”, “Русиянең республика партиясе — халык азатлыгы партиясе”, “Гражданлык көче”, “Яблоко”, “Русия патриотлары”, “Русия коммунистлары”, “Родина” һәм “Яшелләр” Русия экология партиясе.

Башка партияләргә федераль исемлекне тәкъдим итү өчен сай­лаучыларның 200 мең култамгасын җыярга кирәк булачак. Бермандатлы сайлау округы буенча сәяси партия тарафыннан кандидатны тәкъдим итү, шулай ук үз-үзеңне күрсәтү өчен тиешле округ территориясендә теркәлгән сайлаучыларның гомум санының 3 процентыннан да ким булмаган күләмдә сайлаучылар имзаларын җыю таләп ителә.
Бу шарт та алда торган сайлау­ларның бер үзенчәлеге.

— Сайлауларда катнашучыларны тагын да нинди яңа­лыклар көтә?

— Үзгәрешләр күп түгел, тик алар һәркайсы мөһим.

Сайланып куелучы вазыйфаларга кандидатларның исәпләре, банк вкладлары, кыйммәтле кәгазьләре турындагы мәгълүматларны тикшерү мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр сайлау процес­сының үтәкүренмәлелеген тәэмин итүдә мөһим адым булып тора.

Башка төзәтмәләр сайлау комис­сияләренең эшчәнлегендә ачыклык гарантияләрен камилләштерүгә юнәл­телгән. Атап әйткәндә, партияләрнең һәм кандидатларның күзәтүчеләре тавыш бирү бинасында фото һәм видео төшерү хокукын алды, тик башта участок комиссиясе рәисен, аның урынбасарын яки сәркәтибен бу хакта искәртү кирәк. Закон шулай ук сайлау турындагы законнар бозылган очракта участок сайлау комиссиясе әгъзаларын эштән читләштерү яки күзәтүчеләрне, башка кешеләрне тавыш бирү бүлмәләреннән чыгарып җибәрү өчен нигезләмәне аныклаштыра. Закон бозу очрагы суд тәртибендә билгеләнергә тиеш.

Кайбер үзгәрешләр сайлауда күзәтүчеләр санын чикләүгә кагыла. Мисал өчен, хәзер бер кандидатны яки партияне ике генә күзәтүче якларга хокуклы, алар тавыш бирү бинасында чиратлап күзәтү алып бара ала. Шул ук вакытта бер үк кеше күзәтүче буларак бер генә комиссиягә тәгаенләнә ала. Күзәтүчеләр исемлеге территориаль комиссияләргә тавыш бирүгә кимендә 3 көн кала тапшырылырга тиеш.

Үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль телерадиотапшырулар оешмалары каналларында дебатлар үткәрү тәртибенә дә кагылды. Хәзер партияләр һәм теркәлгән кандидатлар өчен аларда катнашу мотлак. Сайлау участокларында эшләү өчен журналистларга мәҗбүри аккредитация үтү кертелә. Янә бер үзгәреш: күмәк чараларны кагыйдәләргә ярашлы үткәрергә туры киләчәк. Авто­мобильләрдә чаралар — хәзер демонстрацияләргә, җәмәгать урыннарында палатка шәһәрчекләре, агитация клублары һәм башка тиз корыла-сүтелә торган корылмалар урнаштыру пикетка тиңләштерелә.

— Республикада тагын да нинди сайлау кампанияләре үтәчәк?

— Дәүләт думасына сайлаулардан тыш, Башкортстанда урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына сайлаулар үтәчәк. Атап әйткәндә, 8 шәһәр округы (Агыйдел, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Уфа) советлары (ягъни, Межгорьедан тыш, барлык шәһәр округларында), 54 муниципаль район советы, 10 шәһәр биләмәсе (Баймак, Бәләбәй, Благовещен, Дәү­ләкән, Дүртөйле, Ишембай, Мәләвез, Туймазы, Учалы, Яңавыл), 12 районда (Аскын, Белорет, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Ярмәкәй, Зианчура, Калтасы, Кушнаренко, Мәләвез, Нуриман, Салават) 41 авыл биләмәсе советы депутатлары сайланачак. 2нче бермандатлы Инорс һәм 19нчы бермандатлы Нарыш сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлаулар планлаштырыла.

— Димәк, сайлау комис­сияләренә төрле схема буенча үтәчәк төрле дәрәҗәдәге сайлауларны әзерләргә туры киләчәк. Алар мондый катлаулы шартларда эшләргә әзерме?

— Һичшиксез, сайлау комис­сияләре киеренке эшләячәк. 6 Дума округында территориаль комис­сияләргә округ комиссияләре бурычы да йөкләте­ләчәк.

2015 ел ахырында республикада 64 территориаль комиссиянең яңа составы булдырылды, аларның рәисләре тәгаенләнде. Апрельдә калган 5 комиссиянең яңа составын билгеләү тәмамланды. Хәтерегезгә төшереп үтим, 2013 елда ук биш елга участок комиссияләре һәм аларның составы резервы төзелгән иде. Ләкин тормыш бер урында тормый, сайлау комис­сияләренә яңа кешеләр килә, кайбер урыннарда комиссия рәисләре һәм сәркәтипләре алышынды. Ләкин аларның нигезен элекке тәҗрибәле белгечләр тәшкил итә. Алар теләсә нинди авырлыкларны ерып чыгарга сәләтле, үз эшенең чын осталары.

— Сайлауларга әзерлек нинди юнәлешләрдә алып барыла?

— Бүген Үзәк сайлау комиссиясе, территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар комплексы тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Беренче чиратта бу — технологик җиһазлар, тавыш бирү биналарын әзерләү, сайлаучылар базасы белән эшләү. Бүген үк сайлауларның киеренке шартларда үтәчәген күзалларга мөмкин. Сәяси көчләрнең көндәшлеге сайлау комис­сияләренә аеруча җаваплылык йөкләтә. Сайлауларның ачыклыгы, легитим булуы аларның дөрес эш-гамәлләренә, карарларына бәйле. Менә ни өчен Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комис­сиясенең өстен­лекле эш юнәлеше булып бүген сайлауларны оештыручыларны укыту, сайлауда катнашучы һәркемнең хокукый мәдәниятен үстерү тора. Комиссия рес­публиканың муниципаль берәмлек­ләрендә сайлауларны оештыручылар өчен күчмә семинарлар үткәрә, сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән киңәшмә-консультацияләр оештыра. Территориаль һәм участок сайлау комис­сияләре әгъзалары өчен видео-селектор семинарлары уздыра. Яшь сайлаучылар белән эшләүгә исә аерым игътибар бүләбез. Территориаль сайлау комиссияләренә шушы юнәлештә мәгълүмати, оештыру-техник, юридик ярдәм күрсә­тәбез. Яшьләр арасында агарту эшләренә, студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары белән очрашулар оештыруга зур әһәмият бирәбез. Инвалидлар оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Физик мөмкинлек­ләре чикле гражданнар өчен ел саен сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча республика конкурсы оештырыла. Сайлау комиссияләре һәм урындагы үзидарә башлангычы белән тавыш бирү участоклары инвалидлар өчен махсус җайланмалар (пандуслар, рельслар, басмалар) җиһаз­ландырыла. Аңлату эшләренә аерым игътибар бирелә. Бу чаралар инвалидларның иҗтимагый оешма­ларының урындагы бүлекчәләре белән берлектә үткәрел­гән киңәш­мәләрне, очрашулар, кон­суль­тацияләрне, укуларны, шулай ук инвалидларга аларның хокуклары турында киң мәгълүмат чаралары аша мәгълүмат, бер үк вакытта “кайнар элемтә”, интернет-сайтлар, башка ресурслар ярдәмендә аңлатма бирүне үз эченә ала.

— Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең яңа җитәкчелеге тарафыннан гадел һәм үтүкүренмәле сайлаулар үткәрү бурычы куелды. Ул ничек гамәлгә ашырылачак?

— Гадел һәм үтәкүренмәле сайлаулар үткәрүнең фәкать бер генә юлы бар. Ул да булса — законнарны катгый үтәү. Сайлау комиссияләренең бөтен көче барлык дәрәҗәдәге сайлауларны үткәрүдә шушы бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Сайлау системасын үстерү ачыклык һәм көндәшлек шартларында сайлаулар үткәрү өчен яңа шартлар тудыра. Законнардагы соңгы үзгәреш­ләр гражданнарның сайлау хокуклары гамәлгә ашыруның төп принципларын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Зур һәм киеренке әзерлек эшләре беренче чиратта гражданнар, республикада яшәүчеләр мәнфә­гатьләрендә алып барыла.

Сайлауларның гадел булуы һәм үтәкү­ренмәлелеге сайлаучылар позициясе­нә бәйле: гражданнар тавыш бирүдә актив катнашкан саен закон бозуларга юл кую мөмкинлеге азрак. Шуңа да әзерлек барышында гражданнарның сайлауларга карата кызыксынуын һәм ышанычын арттыру сайлау комиссияләренең төп эш юнәлеше булып тора. Законда билгеләнгән мөм­кинлекләрне файдаланып, сайлау комиссияләре үз эшчәнлегенең, тавыш бирү һәм тавышларны исәпләүнең ачыклыгын тәэмин итү эшен камил­ләштерергә тиеш. Гадел сайлаулар — анда катнашучыларның барысының да мәнфәгатьләрендә, шуңа күрә без сайлауларны оештыручыларның, кандидатларның, сәяси партия­ләрнең, күзәтүчеләрнең, журналист­ларның, киң җәмәгатьчелек вәкилләренең сайлау кампанияләрен закон кысаларында оештыру һәм үткәрү максатында актив хезмәт­тәшлек итүен хуплыйбыз. Уртак һәм тату эшнең ахыры гадел нәтиҗә булачак.

— Зур рәхмәт Сезгә!
Читайте нас: