+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 Май 2016, 02:00

Төзелеш – мөһим юнәлеш

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә төзелеш комплексын үстерү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләренә багышланган Русиянең Дәүләт советы утырышында катнашты. Анда инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда төзелеш комплексын үстерү, яңа технологияләр файдалану, бу өлкәдә законнарны камилләштерү, дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану чаралары тикшерелде.

Утырышны ачып, Русия Президенты Владимир Путин төзелеш тармагы ил икътисадында төп роль уйнавын билгеләп үтте.

– Төзелеш тармагы – илнең социаль-икътисади үсешенең стратегик һәм иң мөһим юнәлеше. Аңа илнең эчке тулай продуктының 6 проценты туры килә, – диде дәүләт башлыгы. – Тармакның Русия икътисады үсешенең төп механизмына әверелү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар, моның өчен аның куәтен тулысынча гамәлгә ашыру мөһим.

Русия Президенты Шәһәр төзелеше кодексы көченә кергәннән алып соңгы ун ел эчендә торак төзелеше базарының уңай динамикасын билгеләп үтте. Узган елда гына илдә 85 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

– Әмма халыкның торак шартларын яхшырту ихтыяҗы әле һаман да югары һәм аны бары тик ышанычлы базар механизмнарын, шул исәптән, ипотеканы файдаланып кына канәгатьләндерергә мөмкин, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Ипотека – торак төзелешенең куәтле этәргече һәм Хөкүмәт белән Үзәк банкка мондый төрдәге кредитлар буенча ставкаларны киметү юлларын, ипотекага финанс ресурслары җәлеп итү механизмнарын эзләргә кирәк.

Торак сатып алуның тагын бер киң таралган ысулы – төзелештә өлешчә катнашу. Әмма төзүчеләр еш кына үз бурычларын үтәми, шуңа күрә алданган дольщиклар барлыкка килә.

Бу проблеманы хәл итү өчен Владимир Путин торак төзелешендә дәүләт компенсация фондын булдыруны тәкъдим итте.

Дәүләт башлыгы төзелеш тармагында техник көйләү һәм хаклар белән бәйле мәсьәләләргә аерым тукталды.

– Мондый төрдәге проблемаларны хәл итү системалы булырга, бюджет акчаларын сакчыл тотынырга, эшлекле мохитне яхшыртуга, көндәшлекне үстерүгә, объектлар төзүнең барлык этапларында да үтәкүренмәлелекне арттыруга, коррупция дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук, заманча, шул исәптән, энергияне сакчыл тотынучы, экологик яктан хәвефсез материалларны актив файдаланырга ярдәм итәргә тиеш, – дип ассызыклады Владимир Путин.

– Биш ел элек булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, бүген без арзанрак объектлар төзибез, – диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов. – Мәсәлән, 2010 елда балалар бакчасында бер урын 1 миллион сум тәшкил итә иде. Бүген ул 600-700 мең сум. Без хаклар чылбырын җентекле тикшердек. Моннан чыгып, бу проблеманы хәл итү мәсьәләләрен эзләя­чәкбез.

Русия Президенты шәһәр төзелеше сәясәтенең тотрыклылыгын билгеләде.

– Һәрбер территория – бердәм, тере организм. Аның үз тарихы, традицияләре бар. Русиянең һәр өченче шәһәре, күпсанлы поселоклары, уникаль архитектурага һәм мәдәни мираска ия. Боларның барысын да шәһәр төзелешендә, территорияләрне планлаштыру схемасында исәпкә алырга кирәк, – дип билгеләде дәүләт башлыгы. – Планнарның гражданнар ихтыяҗы белән туры килүе мөһим. Яңа кварталлар төзү инфраструктураның чамадан тыш йөкләнешен арттырмаска тиеш. Беренче чиратта, мин социаль һәм транспорт инфраструктурасын күз уңында тотам. Чөнки шәһәр төзү, беренче чиратта, халык­ның тормыш уңайлылыгы өчен яхшы шартлар булдыруны күзаллый.
Читайте нас: