+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 Май 2016, 02:00

Без – лидерлар сафында

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгының төбәк финанслары буенча директоры Константин Англичанов белән очрашты. Алар төбәккә кредит рейтингы бирү максатында социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен тикшерде.

— Сезнең хезмәттәшләр сыйфатлы документлар пакеты тәкъдим итте. Без аларны җентекле өйрәндек, министрлыклар вәкилләре белән очраштык. Тикшерелгән мәсьәләләрнең күбесе буенча ачыклык керттек, — диде Константин Англичанов. — Кызганычка каршы, илдәге макроикътисади хәл тотрыксыз. Ә сезнең төбәктә җәелдерелгән эшчәнлек киләчәккә оптимизм белән карарга мөмкинлек бирә.

– Икътисадтагы хәл авыр булуга карамастан, безнең республика Русиянең иң ышанычлы төбәкләренең берсе булып кала, – диде Рөстәм Хәмитов. – Республиканың финанс системасы һәм күрсәткечләре тотрыклы, бурычларыбыз күп түгел. Моннан тыш, бурыч йөкләнешен арттырырга планлаштырмыйбыз. Агымдагы елның салым керемнәре планнары әлегә арттырып үтәлә.

Төбәк Башлыгы инвестицияләр җәлеп итүне арттыру өлкәсе эшчәнлеге, милек комплексында тәртип урнаштыру турында сөйләде.

– Без “Башнефть” компаниясенең 25 процент плюс бер акциясенә ия булдык. Бу безгә компания белән идарә итүдә һәм аның стратегияләрен формалаштыруда катнашу мөмкинлеге бирә, – диде Рөстәм Хәмитов. – Без аның эшеннән канәгать. Узган ел нәтиҗәләре буенча, безнең өчен мөһим күләмдә дивидендлар алачакбыз. Алар быел күбрәк булачак, чөнки узган елгы күрсәткечләр яхшы.

Константин Англичанов сүзләренә караганда, республика югары бәһагә лаек. Башкортстан Русиянең икътисади яктан үсешкән субъектларына хас югары дәрәҗәгә ия.
Читайте нас: