+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 Май 2016, 02:00

Коммунистлар лидеры канәгать калды

20 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов белән очрашты.

Республика җитәкчесе КПРФ лидерын төбәкнең социаль-икътисади хәле белән таныштырды.

— Башкортстан көчле икътисадка, сәнәгатькә ия. Барлык юнәлешләрдә дә уңышлы эшлибез. Халык белән тыгыз элемтәдә торабыз. “Кешеләр өчен эшләргә” дигән тезисны һәрдаим ассызыклыйбыз һәм аны эш-гамәлләребез белән дәлиллибез, — диде Рөстәм Хәмитов.

— Дус һәм тату яшәү өчен милләтара элемтәләрне ныгытырга, Русиядә һәр халык яхшы яшәсен һәм илнең һәр субъекты үсешсен өчен кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Бу җәһәттән Башкортстан үрнәк булып тора. Биредә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши, республика илнең икътисади һәм оборона куәтен арттыру өчен эшли, — диде Геннадий Зюганов.

Шушы ук көнне коммунистлар лидеры “Русия Башкортстан радиосы” туры эфирында катнашты. Әңгәмә 40 минут дәвам итте.

Геннадий Зюганов Стәрлетамак шәһәрендә булды, Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары ул сайлаучылар белән очрашты. Чара шәһәрнең үзәк экраннары аша күрсәтелде. Очрашу бай эчтәлекле концерт белән тәмамланды.

21 майда Геннадий Зюганов Уфада, Конгресс-холлда “Халыклар дуслыгы һәм туганлыгы – Русиянең чәчәк ату нигезе” Бөтенрусия форумында катнашты. Пленар утырыш алдыннан коммунистлар лидеры күргәзмә-ярминкә белән танышты, чарада катнашучылар һәм кунаклар белән аралашты.

Форумда Русиянең 26 субъектыннан, Беларусьтан, Донецк һәм Луганск республикаларыннан 700 кеше катнашты. Чарадан соң Салават Юлаев исемендәге мәйданда Русиянең халык артисты Василий Овсянников һәм легендар белорус төркеме “Сябры” катнашлыгында митинг-концерт булды.
Читайте нас: