+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 Май 2016, 02:00

Мөһим чарада оешканлык күрсәттек!

22 майда ил буенча “Бердәм Русия” партиясеннән Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү чарасы үтте. Мәгълүм булуынча, шушы хакта карар партиянең быел февральдә узган ХV съездында кабул ителгән иде.

Башкортстанда алдан тавыш бирү чарасын үткәрү өчен урыс, башкорт, татар телләрендә 920 мең бюллетень (460 меңе — федераль исемлек, калган яртысы бермандатлы округлар буенча) әзерләнде. Республикада оештырылган барлык 678 сайлау участогы да иртәнге 8 сәгатькә кадәр алдан тавыш бирүчеләрне кабул итте.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфаның 3нче гимназиясендә оештырылган 2.3. 008 санлы сайлау участогында тавыш бирде. Журналистлар белән аралашкан вакытта республика җитәкчесе Дәүләт думасына лаеклы кандидатларны ачыклауда алдан тавыш бирү чарасының мөһим әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды.

— Әлеге чара сентябрьдә Дәүләт думасына үтәчәк сайлауларда катнашачак кандидатлар белән алдан танышу мөмкинлеге бирә. Сайлауларда катнашырга күпләр теләк белдерде, әлеге этапта алар арасыннан иң яхшылар сайлап алына. Иң мөһиме, аларны безнең гражданнар, электорат сайлый. Бу очракта гражданнар чын-чыннан акыл белән эш итә. Аннары алдан тавыш бирү чарасы “Бердәм Русия” партиясендәге сәяси тормыш, процесслар белән дә якыннан танышу мөмкинлеге бирә. Шуңа да әлеге процедура халыкта зур кызыксыну тудыра, — диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстан халкының праймеризга зур кызыксыну белдерүен алдан тавыш бирү нәтиҗәләре дә ачык күрсәтте. Әлеге чарада республика электоратының 12 процентка якыны катнашкан. Бу ил буенча югары күрсәткечләрнең берсе булып тора.

Кичә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы Секретаре Константин Толкачев рәислегендә праймериз йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда республикада узган алдан тавыш бирүнең төп нәтиҗәләре яңгыратылды. Алар белән киләсе язмаларда таныштырырбыз.
Читайте нас: