Шулай да алда торган Дәүләт думасына сайлауларга иң зур әзерлек эшләре, безнең карашка, “Бердәм Русия” партиясе сафларында бара. Аерым алганда, депутатлыкка иң лаек кандидатларны ачыклау максатында 1 апрельдән 15 майга кадәр ил күләмендә әлеге югары вазыйфага дәгъва итүчеләр арасында дебатлар барды. Республикадан әлеге чарада 107 кеше — партия әгъзалары һәм бернинди сәяси фиркаләрдә дә тормаучы гражданнар катнашты. (Әлеге башлангычны “Бердәм Русия”леләр партияне яңа көчләр белән тулыландыру максатында дип аңлатты). Дебатлар йомгаклары буенча 101 кеше чираттагы этапка — партия эчендә алдан тавыш бирү чарасына үтте. Алдан тавыш бирү, ягъни праймериз исә, ил күләмендә 22 майда узды.
Әйтергә кирәк, әлеге мөһим чарага республика, һәрвакыттагыча, зур әзерлек белән килде. Алдан тавыш бирү көнендә Башкортстанда 678 сайлау участогы 8 сәгатьтә үз ишекләрен ачып, 20 сәгатькә кадәр эшләде. Тавыш бирү өчен республикага урыс, башкорт, татар телләрендә бастырылган 920 мең бюллетень кайтарылды. Электорат та зур активлык күрсәтте. Әйтик, ил буенча халыкның 9,6 проценты тавыш бирүдә катнашса, Башкортстанда әлеге күрсәткеч 11,89 процент тәшкил итте. Шул ук вакытта, халыкны алдан тавыш бирүгә әйдәп, бернинди дә агитация эше алып барылмады, ватандашларыбыз үзләре шундый гражданлык җаваплылыгы һәм активлыгы күрсәтте. Моны праймериз нәтиҗәләре буенча оештырылган матбугат конференциясендә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев та сызык өстенә алды.
— Без сайлаучыларны тавыш бирү участокларына җәлеп итү максатында бернинди дә технология кулланмадык. Барысы да кешенең үз ихтыярына кайтып калды. Шулай булуга карамастан, “Бердәм Русия” партиясенең алдан тавыш бирү чарасында халык зур активлык күрсәтте. Бу көнне 364606 кеше сайлау участокларына килде, — диде ул.
Праймериз нәтиҗәләренә килгәндә исә, иң күп тавышны Федераль сайлау округы буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров, Дәүләт думасының гамәлдәге депутаты Павел Качкаев һәм телевидениедә алып баручы Инга Юмашева җыйдылар. Бермандатлы округларда Уфа округы буенча югарыда телгә алынган Павел Качкаев, Благовещен округы буенча Эзтабарлар отряды фондының Совет рәисе Илдар Бикбаев, Белорет округы буенча гамәлдәге депутат Зөһрә Рәхмәтуллина, Нефтекама округы буенча шулай ук гамәлдәге депутат Рафаэль Мәрданшин, Салават округы буенча атап үтелгән Зариф Байгускаров һәм Стәрлетамак округы буенча Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Изотов җиңделәр. Алдан тавыш бирү чарасын республика һәм федераль оештыру комитетлары узган атнада раслаган праймериз нәтиҗәләренә ярашлы, Башкортстаннан “Бердәм Русия” партиясеннән Дәүләт думасына кандидатлар исемлеген нәкъ әлеге кешеләр җитәкләячәк.
Әйтергә кирәк, республикадан праймеризда җиңүчеләргә һәм шул рәвешле республикадан Дәүләт думасына депутатлыкка дәгъва итүчеләргә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та югары бәһа бирде.
— Республикадан ил парламентына депутатлыкка кандидатлар барысы да җаваплы, тәҗрибәле кешеләр. Иң мөһиме — праймеризда катнашучыларның барысы да Русиядә һәм дөньяда тотрыклылыкны һәм татулыкны ныгыту идеологиясен алга сөрә, — диде аерым алганда Рөстәм Зәки улы.
Хәер, моның шулай булуын республикада үткән праймериз нәтиҗәләре дә ачыктан-ачык күрсәтте. Беренчедән, электоратның “Бердәм Русия” партиясе эчендә үткән алдан тавыш бирү чарасына шушы рәвешле җаваплы килеп, анда актив катнашуы Башкортстан халкының әлеге фиркане, аның эш-гамәлләрен хуплавы һәм аңа зур ышаныч баглавы билгесе булып тора. Ә бит илнең барлык төбәкләрендә дә мондый активлык күзәтелмәде, электоратның 4-5 процентлы активлыгы белән чикләнгән субъектлар да булды. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: димәк, “Бердәм Русия” партиясе республика халкы арасында зур абруй белән файдалана һәм биредә Башкортстан төбәк бүлекчәсе башлангыч биргән “Эшлекле гамәлләр”, “Изгелек кәрзине”, “Уңыш түтәле”, “Республиканы ач” кебек социаль проектларның роле дә аз түгелдер дияргә кирәк.
Икенчедән, бер үк вакытта әлеге күрсәткеч партиянең “йокламаган”, ә хәрәкәттә булуын һәм аның сафларында республика мәнфәгатьләрен якларлык, ил тормышын яхшы якка үзгәртерлек кешеләр байтак икәнлеген дә ассызыклый.
Өченчедән, праймериздан соң бернинди дә эчке конфликтларның булмавы республикадагы сәясәтчеләрнең Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов янында туплануы, ул үткәргән сәясәтне хуплавы һәм уртак максатка — җитәкчелек билгеләгән стратегияне тормышка ашыруга хезмәт итүе турында сөйли. Гәрчә Мәскәүнең кайбер политтехнологлары праймериздан соң республикада элиталар сугышы һәм компроматлар көрәше үсеш алачагын да фаразлаган иде. Күренүенчә, аларның фаразы тормышка ашмады. Һәм бу, тәү чиратта, республикада партия эчендә алдан тавыш бирүнең гадел үтүе, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның югары абруе турында сөйли.
Дүртенчедән, “Бердәм Русия” партиясе үткәргән праймериз нәтиҗәләре аның алдан әзерләнгән, ясалма, формаль чара түгеллеген дә ачык күрсәтте. Шулай дип аның нәтиҗәләре буенча республикада киң билгеле шәхесләрнең иң күп тавыш җыюыннан чыгып кына түгел, праймериз барышына бәйле дә әйтергә мөмкин. Мәсәлән, әлеге чарада катнашкан кайбер кандидатлар хәтта үзләренең сайлау алды штабларын, консультант-агитаторларын да булдырды. Кайсыларыдыр исә үзләрендә дебатларда катнашудан баш тарту өчен рухи көч тапты. Болар барысы, әлбәттә, “Бердәм Русия” партиясе сафларында сәяси үзаңның үсүе, илкүләм аренага аның сафларыннан елдан-ел әзерлеклерәк шәхесләр чыгуы турында сөйли.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Әлбәттә, югарыда бәян ителгәннәр алда торган сайлауларга әзерлекнең башы гына. Әйтергә кирәк, кайсыдыр фиркаләрдә ул аерым кампанияләр, акцияләр рәвешендә башлана гына, икенчеләрендә исә халык мәнфәгатендә еллар буе барган күпсанлы социаль проектларның логик дәвамы булып тора. Кемгә, кайсы партияләрдән кандидатларга өстенлек бирергә — әлбәттә, һәркемнең үз ихтыярында. Шулай да сайлауларга барганчы һәр партиянең соңгы биш елдагы эшчәнлеген күздән кичереп, шуннан чыгып фикер йөртик әле. Монысы — безнең позиция.