+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 июнь 2016, 02:00

Үзәктә — сайлауга әзерлек

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев Дәүләт думасына алда торган сайлауларда бермандатлы округларда округ сайлау комиссияләре вәкаләтләре салынган алты территориаль сайлау комиссиясенең әзерлеге белән танышты. Атап әйткәндә, Хәйдәр Арслан улы муниципаль берәмлекләр хакимияте башлыклары белән очрашып, Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек мәсьәләләрен тикшерде. Очрашуларда тавыш бирү участокларын бина белән тәэмин итү, аның территориясен төзекләндерү, сайлау участокларында сәүдә пунктлары оештыру, хәвефсезлекне һәм хокук тәртибен саклау чараларын үткәрү, өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр төп игътибар үзәгенә чыгарылды.

Шулай ук барлык округларда да сайлау комиссияләре әгъзалары белән киңәшмәләр үтте. Аларда сайлауларның үтәкүренмәлелеген, мәгълүмат ачыклыгын тәэмин итү, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар, киңкүләм мәгълүмат чаралары белән эшлекле хезмәттәшлек оештыру җәһәтеннән җитди сөйләшү булды. Хәйдәр Вәлиев округ комиссияләре әгъзаларына сайлауларны гамәлдәге закон кысаларында иң югары дәрәҗәдә оештыру өчен бөтен көчне салып эшләргә чакырды.

Мәгълүм булуынча, Дәүләт думасына алдагы сайлаулар катнаш система буенча үтәчәк. Ягъни гражданнарга партиядән тыш, үз округы буенча бермандатлы депутатны да сайларга туры киләчәк. Бу җәһәттән гамәлдәге бүленешкә ярашлы, яңа Дума составында республикадан бермандатлы округлардан сайланган алты депутат эшләячәк. Алар Уфа, Благовещен, Белорет, Нефтекама, Салават һәм Стәрлетамак бермандатлы округлары буенча сайланачак. Әйткәндәй, республика иң күп сайлау округлары оештырылган сигез эре төбәк исәбенә керә.

Әлеге вакытта Башкортстаннан Дәүләт думасы составында партия исемлекләре буенча сайланган 16 депутат эшли. Аларның 12се “Бердәм Русия” партиясеннән, 2се КПРФтан һәм берәр депутат ЛДПР һәм “Гадел Русия” партияләреннән сайланган. Алдагы Дәүләт думасы составында Башкортстаннан ничә депутат эшләячәге сайлаучыларның партия исемлекләре өчен ничек тавыш бирүенә бәйле булачак.
Читайте нас: