+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 июнь 2016, 02:00

Матур да, уңайлы да, хәвефсез дә булсын!

Уфада Русия шәһәрләре берлегенең IV Иң яхшы муниципаль практика форумы үтә.Әлеге чара 2013 елдан үткәрелә. Пенза, Грозный, Пермь шәһәрләреннән соң эстафетаны Уфа кабул итте. Анда 68 шәһәр, 45 муниципаль район, илнең 48 субъекты һәм 400дән артык кеше катнашты. Шунысын да билгеләргә кирәк, нәкъ Уфада узган форум халыкара статус алды, анда БДБ илләре, Кытай, Көньяк Корея һәм Бөек Британия вәкилләре катнашты.

Форумның төп максаты — Русия шәһәрләре берлегенең иң яхшы муниципаль практикаларын кертү механизмнары турында фикер алышу. Кичә иртәнге якта чараның пленар өлеше узды. Чараны Русия шәһәрләре берлеге президенты Станислав Мошаров ачты.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның тәбрикләү телеграммасын укып ишеттерде. Аннары килгән кунакларга сүз бирелде. Чыгышларның барысында да бер фикер яңгырады — Русия шәһәрләре форумы — фикер алышу, тәҗрибә уртак­лашу өчен абруйлы мәйдан. Җыелучыларның барысын да бер максат берләштерә, ул да булса шәһәрләрне халыкка яшәү өчен уңайлы, хәвефсез һәм яхшырак, күркәмрәк итү. Бу фикерне Бөек Британиянең Оксфорд шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары да хуплады: “Без барыбыз да гражданнарыбызга яхшы шартлар тудырырга тиешбез”, — диде ул һәм Англиядә дә шушындый чаралар үтүен билгеләде.

Көньяк Корея вәкиле Русиядә еш кунак булуын һәм безнең ике илне бигрәк тә мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт берләштерүен билгеләде. Ул үзе урыс классикларына мөкиббән, чыгышын Пушкин­ның корея теленә тәрҗемә ителгән сөю-сәгадәт турындагы шигыре белән тәмамлады. Гомумән, форумда чыгыш ясаучылар күп булды, эшлекле тәкъдимнәр, матур теләкләр яңгырады.

Анда шулай ук “Иң яхшы муниципаль практика” номи­нациясендә җиңүчеләр тәб­рикләнде. Алар арасында Уфа шәһәре дә бар иде.

Төштән соң эш 12 секциядә барды. Уфаның истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырылды.
Читайте нас: