+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июнь 2016, 02:00

Максат бер — илне үстерү!

26-27 июньдә Мәскәүдә “Бердәм Русия” партиясе съездының икенче этабы үтте.“Бердәм Русия” партиясе съездының тәүге этабы февраль аенда үткән иде. 26-27 июньдә исә “Бердәм Русия”леләр Мәскәүдә партия съездының икенче этабына җыелды. Аның көн тәртибенә төп ике мәсьәлә чыгарылды. Аерым алганда, съездда партиянең Сайлау алды программасы кабул ителде һәм VII чакырылыш Дәүләт думасына “Бердәм Русия”дән депутатлыкка кандидатлар исемлеге расланды.

Тәүге көнне делегатлар фикер алышу мәйданчыкларында эшләде.

— Җәмгысы 10 шундый мәйданчык оештырылды. Алар сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, гражданлык җәмгыяте — кыскасы, тормышның төрле өлкәлә­рен үз эченә ала. Делегатлар партия­нең программа документы нигезенә ятачак төп юнәлешләрне тикшерде. Алдагы биш елда без шушы программа буенча эшләячәкбез, — диде бу җәһәттән “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишсарин.

Әйтергә кирәк, съездда Башкортстан делегациясе иң зурларының берсе булды. Программа документын эшләү­дә республикадан җәмгысы 40лап кеше катнашты. Аларның байтак өлешен сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәт­кәрләре тәшкил иткәнлектән, әлеге мәй­данчыкта республика вәкилләре аеруча күп булды.

— Иң мөһиме, без эшләгән нәтиҗәле программа партия үсешенә генә түгел, илнең гомум үсешенә җитди тәэсир итәчәк. Әлеге программа гомум үсештә хәлиткеч документка әверелер дип ышанасы килә. Шуңа да аны эшләүгә партия гаять җитди килде, — диде бу уңайдан Рәмзил Ишсарин.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең республика төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев та съезд эшенә югары бәһа бирде.

— Тикшерү үзәгенә программа положениеләре чыгарылды. Алар белән “Бердәм Русия” партиясе сайлауларга барачак. Бу положениеләр бүгенге көн тәртибенә кертелеп, барлык мәсьәләләрне дә үз эченә ала. Алар яшәештә мөһим әһәмияткә ия һәм һәр сайлаучыга барып кагыла, — диде аерым алганда Константин Толкачев.
Константин Борисович республикадан делегатларның съезддагы эшчәнлеген дә югары бәяләде.

— Безнең вәкилләр барлык секция­ләрдә дә эшләде. Алар актив чыгыш ясады, республика халкын борчыган сораулар бирде, — диде ул.

Константин Толкачев съездга кадәр үк барлык төбәк партия оешмалары да үз кандидатларын ачыклавы турында белдерде.

— Республика вәкилләренә ихтыяҗ булыр, алар нәтиҗәле, уңышлы эшләр, дип ышанабыз. Һәрхәлдә республикада үткән алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән кандидатлар исемле­генә үзгәрешләр кертү өчен без бернинди дә нигез күрмибез, — диде ул бу уңайдан.

Кичә партиянең Генераль һәм Югары Советлары утырышлары, шулай ук съездның пленар утырышы үтте. Алар эшендә Хөкүмәт Премьер-министры — “Бердәм Русия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев катнашты. “Бердәм Русия” партиясенең Югары һәм Генераль Советларының берлек­тәге утырышында катнашучылар партия лидеры Дмитрий Медведевның Русия Президенты Хакимияте башлыгы урынбасары Вячеслав Володинны Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлегенә кертү турындагы тәкъдимен хуплады. В. Володин Волгоград, Саратов, Пенза, Тамбов өлкә­ләрен үз эченә алучы төбәк төркеменә (15нче округ) кертеләчәк дип көтелә. Партиядә белдерүләренчә, Володин “Бердәм Русия” партиясе сайлауларында даими катнаша һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.

Моннан тыш, партия рәисе исем­леккә күренекле шәхесләрне кертү тәкъ­диме белән дә чыкты. Алар арасында режиссер, Гомумхалык фронты рәистәше Станислав Говорухин, Кырым Республикасы прокуроры Наталья Поклонская, билгеле полярчы Артур Чилингаров, Һава-десант гаскәрләре командующие Владимир Шаманов бар.

18 сентябрьдә үтәчәк Дәүләт думасына сайлауларда “Бердәм Русия”­ партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлегенә, Дмитрий Медведев тәкъ­диме белән 9 губернатор һәм 10 республика башлыгы кертелде. Алар — Рамазан Абдулатыйпов (Дагстан), Сергей Аксенов (Кырым), Егор Борисов ( Саха-Якутия), Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе), Василий Голубев ( Ростов өлкәсе), Алексей Гордеев (Воронеж өлкәсе), Юныс-Бәк Евкуров (Ингушетия), Рамзан Кадыйров (Чечен Республикасы), Юрий Коков (Кабарды-Балкар), Рөстәм Миңне­ханов (Татарстан), Георгий Полтавченко (Санкт-Петербург), Евгений Савченко (Белгород өлкәсе), Сергей Собянин (Мәскәү), Рәшид Темрезов (Карачай-Черкес), Аман Тулеев (Кемерово өлкәсе), Аслан Тхакушинов (Адыгея), Рөстәм Хәмитов (Башкортстан), Владимир Якушев (Төмән өлкәсе).

Партиядән исемлектә, Д. Медведевтан башка, хөкүмәт вәкилләре булмаячак. Моннан тыш, “Бердәм Русия” бермандатлы 207 округта үз кандидатларын күрсәтәчәк.

Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында үткән съездның пленар утырышында партиянең сайлау алды программасы кабул ителде, бермандатлы сайлау округларыннан кандидатлар күрсәтелде, җиденче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда катнашу өчен территориаль төркемнәр буенча партия исемлекләре төзелде. Алар белән гәзитнең киләсе саннарында җентеклерәк таныштырырбыз.

Шул хакта да җиткерәбез, гамәлдәге законнарга ярашлы, Дәүләт думасына сайлауларда катнашучы барлык пар­тияләр дә 12 июльгә кадәр канди­дат­ларның федераль исемлеген һәм бермандатлы округлар буенча кандидатлар исемлеген күрсәтергә тиеш. Кандидатлар съездларда күрсәтелсә, федераль исемлекләр исә Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә китерелә. Бу җәһәттән, югарыда язып үтүебезчә, “Бердәм Русия” партиясе съездының икенче этабы 26-27 июньдә, КПРФныкы — 25 июньдә, “Гадел Русия” партия­сенең җыены 27 июньдә үтте. Бүген ЛДПР Дәүләт думасына сайлауларга барачак кандидатлар исемлеген раслаячак. Парламентта булмаган партия­ләр исә 1-3 июльдә үз съездларын үткә­рергә планлаштыра.

Кыскасы, 18 сентябрьдә үтәчәк Русиянең Дәүләт думасына сайлауларга бәйле гаять кызу чорга аяк басабыз. Ил киләчәген билгеләүче әлеге җаваплы чорда сәяси көрәш алып баручы күпсанлы фиркаләргә дә, ил халкына да аек акыл, салкын канлылык, объективлык һәм гражданлык активлыгы юлдаш булсын дигән теләктә калабыз. Ахыр чиктә сайлауларның нәтиҗәлелеге дә тәү чиратта, шуларга бәйләнгән!
Читайте нас: