+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 июнь 2016, 02:00

Яхшы сыйфатлы булсын!

Республика Башлыгы яңа перинаталь үзәк төзелешенә бәйле җитди бурычлар куйды.Тиздән Уфада 130 урынлык яңа перинаталь үзәк ишекләрен ачачак. Сишәмбе көнне республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов андагы төзелеш эшләре белән танышты.Үзәк 2011-16 елларга Башкортстанда сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Проект республика Хөкүмәте, Ру­сиянең Сәламәтлек саклау мини­стрлыгы һәм Мотлак медицина страховкалавы федераль фонды арасында кул куелган килешү нигезендә финанслана.

Бинаның гомум мәйданы — 24,3 мең квадрат метр. Проект бәясе 2 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән 1,5 миллиард сум — федераль һәм 500 миллион сум республика бюджетларыннан. Шушы елның февралендә республика Башлыгы пери­наталь үзәкне җиһазланды­рып бетерү өчен янә 400 миллион сум акча бүлү турында документка кул куйган.

Бүгенге көнгә объект төзелеп беткән. Аның техник регламентлар таләпләренә ярашлылыгы турында бәяләмәсе алынган. Заказчысы — “Ростех” дәүләт корпорациясе бинаны респуб­ликаның дәүләт милкенә күчерү турында доку­ментлар әзерли.

Перинаталь үзәктә эшләү өчен медицина хезмәткәрләрен әзерләү максатында 2014-16 елларга ведомство программасы расланган. Үзәккә 62 табиб һәм 50 урта медицина персоналы таләп ителә. Монда авыр үтүче йөкле­лекне тикшереп торачаклар һәм түлсезлекне дәвалаячаклар. Хатын-кызлар йөклелекне планлаштырудан алып бала тудырганга кадәр тулы цикл үтәчәк. Югары квалификацияле ярдәм республикада яшәүчеләргә түләүсез күрсәтеләчәк.
Рөстәм Хәмитов үзәккә куелган җиһазлар мөмкинлеге белән танышты. Әйтик, МРТ (магнит-резонанс томографиясе) үткәрү өчен уникаль аппарат авырлы хатынны гына түгел, карындагы баланы да тикшерә ала. Андый аппарат Русиядә нибары ике-өч төбәктә генә бар. Бүгенге көнгә үзәккә 1605 данә җиһаз урнаштырылган, янә 2220 данә кайтарылачак.

Төзүчеләр бинаны ике ел эчендә төзегән. Бу мактауга лаек, ләкин шул ук вакытта республика Башлыгы төзелеш-монтаж һәм бизәкләү эшләрендә байтак җитешсезлекләр булуын ачыклады.

— Кешеләр өчен төзисез! Димәк, яхшы итеп төзергә кирәк! Сезнең карамакта берничә ай, — диде ул һәм подрядчы оешмага тиз арада җитешсезлекләрне бетереп, тирә-як территорияне төзекләндерү бурычы куйды.

Аннары Рөстәм Хәмитов үзәк янәшәсендә урнашкан 4нче бала тудыру йорты эшчәнлеге белән танышты. Андагы табиблар, пациентлар белән аралашты, яшь аналарны котлады. Әлеге учреждениегә киләсе елда 40 ел тулачак, ул 320 урынга исәпләнгән һәм Русиядә әлеге профильдәге иң эре учреж­дениеләр исәбенә керә. Ел саен монда 8 мең бала туа.

Республика Башлыгы бала тудыру йорты карамагындагы хатын-кызлар консультациясендә дә булды. Аның мөдире Гөлнара Лотфрахманова белдерүенчә, бүлекчәгә мәйданнар, шуңа ярашлы белгечләр җитешми. Соңгы елларда монда яңа бистәләрдән килүчеләр саны арткан, бүген 60 меңнән артык хатын-кыз исәптә тора. Рөстәм Хәмитов Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге хәлне анализлап, тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Ул шулай ук бала тудыру йорты белән перинаталь үзәкнең үзара килешеп эшләве зарурлыгын билгеләде. Гомумән алганда, яңа медицина учреждениесенә зур өметләр баглана, чөнки ул республикада демография хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: