+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 июль 2016, 02:00

Константин Толкачев — социаль челтәрдә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Фейсбук социаль челтәрендә шәхси битен ачты. Беренче хәбәр 15 июльдә теркәлде. Анда республика парла­менты Рәисе Франциядә булган фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты.

— Социаль челтәрдә мин шәхси фикеремне белдерә алачакмын. Ул Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайты форматына туры килмәскә дә мөмкин, Фейсбукта исә бу рөхсәт ителә. Биредә көндәлек эшчәнлек, күчмә чаралар турындагы материалларны тиз арада урнаштырырга мөмкин. Минем өчен яңа булган бу аралашу төрен җентеклерәк өйрәнәчәкмен, — диде спикер.
Читайте нас: