+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 июль 2016, 02:00

Кемнәр җиңәр?

Дәүләт думасына сайлауларда катнашуга 22 партия дәгъва итә.Билгеле булуынча, 18 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көнендә илнең барлык төбәкләрендә дә Русия Федерациясе Федераль җыелышының җиденче чакырылыш Дәүләт думасына сайлаулар үтәчәк.

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүдә катнашырга теләк белдергән һәм съездларда үз кандидатлары исемлеген тәкъдим иткән партияләрдән документлар кабул итүне тәмамлады.

— Сайлау кампаниясендә катнашырга теләк белдергән 24 партиянең 22се раслау өчен документларын тапшырды, — диде комиссия рәисе Элла Памфилова.

Думада үз урынын алуга дәгъва итүчеләр арасында парламенттан — 4 (“Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Русия”), парламентта булмаган, әмма имзалар җыюдан азат ителгән — 10 (“Яблоко”, “Родина”, Үсеш партиясе, “Русия патриотлары”, “Яшелләр”, “Пенсионерлар партиясе”, “Парнас”, “Гражданнар көче”, “Русия коммунистлары”, “Гражданлык платформасы”), шулай ук, имзалар җыярга тиешле 8 (“Ихтыяр”, “Хезмәт берлеге”, Туган партия, “Бөек Ватан”, “Авылны тергезү”, “Аграр Русияне тергезү”, Социаль реформалар партиясе, Киләчәкне тудыручылар партиясе) партия бар.

“Изге эшләр партиясе” һәм “Коррупциягә каршы халык” партияләре, документлар тапшырмау сәбәпле, Дәүләт думасына сайлауларда катнашудан төшеп калды. 13 июль төнендә Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшыру тәмамланды. Ведомство җиде көн эчендә кандидатлар исемлеген расларга яисә партиягә “нигезле карар күчермәсен тапшырудан баш тартырга” хокуклы.

Исемлек расланганнан соң сайлау кампаниясенең теркәү этабы башлана. Партияләр раслау өчен кирәкле документларны 3 августтан да соңламыйча тапшырырга тиеш. Аларга сайлау исәбе ачуны раслаучы документ, шулай ук, һәр кандидаттан чит ил банкларында шәхси исәбе яисә акчасы булмау турында белешмә керә. Имзалар җыюдан азат ителмәгән партияләр федераль исемлекне теркәү өчен сайлаучылардан 200 меңнән артык (ә һәр бермандатлы кандидатны теркәү өчен — үз сайлау округындагы тавыш бирүчеләрнең 3 процентыннан) имза җыярга тиеш.

Документлар кабул ителгәннән соң Үзәк (округ) сайлау комиссиясе 10 көн эчендә мәгълүматларның дөреслеген тикшерә һәм партияне (яисә бермандатлы кандидатны) Дәүләт думасына сайлауларда катнашу өчен терки яки “нигезле карар күчермәсен тапшырудан баш тарта”.
Читайте нас: