+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 июль 2016, 02:00

Иран белән хезмәттәшлек ныгыЙ

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Иран Ислам Республикасы Мәркәз провинциясенең рәсми делегациясе белән очрашты. Делегацияне төбәк губернаторының икътисади элемтәләрне һәм ресурслар үсешен координацияләү мәсьәләләре буенча урынбасары Зафар Афшун җитәкләде. Яклар үзара хезмәттәшлекне ныгыту һәм икътисадның төрле тармакларында берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде.

Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, кунаклар килүе ике төбәк арасында ярты ел элек башланган диалогны дәвам итә.

— Русия һәм Иран арасында төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле һәм ышанычлы үзара бәйләнеш булдырылды. Илләр арасындагы мөнәсәбәт уңай үсешә. Узган елның җәендә Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары дәүләтләре башлыклары Советы утырышында катнашкан Иран Президенты Хәсән Руханины каршы алган идек. Хәзер бу мөнәсәбәтләрне төбәк дәрәҗәсендә үстерү мөмкинлеге барлыкка килде. Сезнең белән шәхсән танышуыма шатмын. Мәркәз провинциясе губернаторы Мәхмүт Замани Гоми әфәндегә Башкортстанга шундый абруйлы делегация җибәргәне өчен рәхмәт белдерәм, — диде Рөстәм Хәмитов.

Зафар Афшун Иран белән Башкортстан арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашачагына өмет баглады.

— Безне нефть-газ тармагындагы хезмәттәшлек кызыксындыра. Провинциядә икътисадның ярдәмгә мохтаҗ нефть-газ тармагы бар. Безнең предприятиеләрне өйрәнергә белгечләр җибәрүегезне сорыйбыз, — диде ул.
Соңгы елларда Иран Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткечләре кимеде.

— Моның берничә сәбәбе бар, шул исәптән, Иранга карата санкцияләрнең гамәлдә булуы. Ләкин иң мөһиме — предприятиеләр эшчәнлеге белән танышу максатындагы бизнес-миссияләр оештырылмавы. Хәзер без моны яңадан тергездек. Моннан тыш, киләсе елда Уфада төбәкара хезмәттәшлеккә багышланган Русия — Иран форумы үтәчәк. Анда Иранның барлык провинцияләреннән һәм Русиянең күпчелек субъектларыннан вәкилләр катнашачак. Форум кысаларында тышкы икътисади хезмәттәшлек һәм берлектәге эшчәнлек мәсьәләләре тикшереләчәк. Шул ук вакытта без Мәркәз провинциясе белән килешү төзергә ниятлибез, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: