+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июль 2016, 02:00

Коррупциягә каршы тору мөһим

Республика парламентының Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитеты тарафыннан эшләнгән “Русия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендә аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” башлангычы Дәүләт думасының әлеге юнәлештәге комитетына юнәлтелде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында тикшерелгән һәм хупланган проект урындагы хакимият башлыклары урынбасарларына Русия территориясе чигеннән тыш урнашкан чит ил банкларында исәп ачуны, акча һәм башка кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментлары белән файдалануны тыюны тәкъдим итә. Әлеге тыюны бозган очракта, ул хезмәткәрләр вазыйфаларыннан бушатыла.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, бу яңалык муниципаль дәрәҗәдәге власть органнары эшен тагын да ачыграк итәчәк.

— Коррупция җәмәгать иминлегенә зыян сала, дәүләт сәясәте нәтиҗәлелегенә кире йогынты ясый. Коррупциягә каршы норматив актлар кабул ителү белән 2008 елда гамәлгә ашырыла башлаган процесс законнар чыгаруның әлеге юнәлешен камилләштерә. Аның нәтиҗәсендә власть органнары эшчәнлеген камилләштерүче нигез булдырылды, коррупциягә каршы тору өлкәсенең хокукый нигезе формалаштырылды. Аны гамәлдә куллану нәтиҗәсендә аерым элементлар арытабангы ачыклауны таләп итте.

Моннан тыш, система үзе, шул исәптән халыкара тәҗрибәне исәпкә алып, даими үсешергә һәм камилләшергә тиеш. Без эшләгән проект урындагы хакимият башлыклары урынбасарлары вазыйфасын биләүче кешеләрне коррупциоген факторлар йогынтысына бирелүдән сакларга ярдәм итә. Аларның бурычлары Русия суверенитеты һәм дәүләт иминлеге мәсьәләләренә кагылучы карарлар әзерләү, шулай ук, ил икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре белән бәйле. Моннан чыгып, әлеге тыюны кертү — нигезле һәм кирәкле чара.
Читайте нас: