+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 август 2016, 02:00

Үзебез өчен горурланырлык, ил җитәкчелеге сокланырлык булсын!

Алдагы өч елда республиканы яңа социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсенә чыгару бурычы куела.Хәбәр итүебезчә, узган атнада ил Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда республика җитәкчесе ил башлыгына төбәктәге социаль-икътисади хәл турында җиткерде.— Беренче яртыеллыкта ярыйсы ук нәтиҗәле эшләдек. Күпчелек юнәлешләрдә уңай тенденция, үсеш күзәтелә. Бу сәнәгать җитештерүенә дә, бюджетка салым һәм салым булмаган җыемнарга да кагыла, — диде Рөстәм Хәмитов.

Аерым алганда, республика Башлыгы белдерүенчә, шушы чорда төбәктә салым җыемнары туплау буенча күрсәткеч, узган елның алты аена карата, 12 процентка арткан. Хезмәт хакының да республикада артуы күзәтелә. Ел ярыйсы ук уңай килеп, авыл хуҗалыгы басулары да мул уңыш белән сөендерә.

Аерым игътибарны исә Рөстәм Хәмитов инвестицион мохитне яхшырту, республикага инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләренә, бу өлкәдәге колачлы проектларга, уңыш-казанышларга юнәлтте.

— Субъектларның инвестицион мохит рейтингында сизелерлек сикереш ясадык, дип уйлыйм, урталыктан әйдәүче төбәкләр исәбенә күтәрелеп киләбез. Һәм бу күтәрелеш алга таба да дәвам итәр, дип ышанам. Эш шунда: без, бу юнәлештә үзебезнең законнарга үзгәрешләр кертеп, административ киртәләрне гамәлдән чыгарабыз. Болар барысы да, әлбәттә, тәү чиратта, төбәккә инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыруга һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, халыкның тормыш-яшәеш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән, — диде Рөстәм Хәмитов.

Әйтергә кирәк, республика Башлыгы белдерүенчә, мондый сәясәтнең уңай нәтиҗәләре күз алдында. Атап әйткәндә, быел агач эшкәртү буенча зур производство эшкә кушылачак. Австрия бизнесы аңа 150 миллион евро салган. Чит илләр бизнесы белән бергә, үзебезнекеләр дә бу эшкә актив кушыла башлады. Мәсәлән, “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте лак-буяу изделиеләре җитештерү өчен акрил кислотасы производствосын төзүгә алынган. “Бу чын-чыннан үзебезнең, Русия производствосы булачак”, — диде очрашуда Рөстәм Хәмитов.

Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсендә исә, Пермь белгечләре белән берлектә, “ПД-14” газ-турбина двигательләре төзү өстендә эшлиләр. Республика Башлыгы белдерүенчә, дөньяда өч предприятие генә шундый двигательләр эшләп чыгара икән.

Шушы җәһәттән төбәк Башлыгы ил Президентына республикада предприятиеләрне кооперацияләү мәсьәләсенә дә зур игътибар юнәлтелүе турында белдерде.

— Бездә нефть-химия комплексында байтак уртача предприятие бар, без аларны кластерларга бер­ләштерәбез. Әмма бу пред­прия­тиеләрне кушып, бер түбә астына кертеп түгел. Алар формаль булмаган структуралар оештыра, берлектә базарга чыга һәм андагы сәясәтне дә берлектә билгели. Аерым алганда, күптоннажлы химия, нефть химиясе, геофизика кластерлары бар. Алар унлап предприятиене берләштерә. Бу үзен аклый һәм шуңа да без эре предприятиеләрне дә кооперацияләү ягындабыз, — диде Рөстәм Хәмитов.

Очрашу барышында төп игътибар ил Президенты билгеләгән йөк­ләмәләрнең Башкортстанда үтә­лешенә, бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләргә һәм ирешелгән казанышларга юнәлтелде.

— Шул хакта җиткерәм: перинаталь үзәкләр төзү буенча Сез билгеләгән йөкләмәне үтәдек дияргә мөмкин. Быел Уфада 130 урынга заманча перинаталь үзәкне сафка кертәбез. Ул 2,5 миллиард сумга төште. Үзәк төзелеп бетте, тиешле документ эшләре тәмам­ланганнан соң, ул көзен файдалануга тапшырылачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче шушы рәвешле колачлы чаралар нәти­җәсендә демографик хәлне яхшырту, балалар үлеме очракларын киметү, гомумән, республикада уртача гомер озынлыгын 70-72 яшькә җиткерү бурычы куела.

Торакка чиратларны киметү һәм гамәлдән чыгару буенча ил Президенты билгеләгән бурычны тормышка ашыру юнәлешендә дә Башкортстанда максатлы эш алып барыла.

— Республикада 90 мең гаиләне торак белән тәэмин итү бурычы тора. Бу — зур чыгымнар таләп итүче күләмле программа, әмма хәл итәрлек мәсьәлә. Һәм аны тормышка ашыру юнәлешләрен билгеләдек тә инде. Аерым алганда, аренда торагы да төзиячәкбез. Бездә, шулай ук, торак төзелешенә саклык акчалары программасы да нәтиҗәле эшләп килә. Әле без елына 2 миллион 700 мең квадрат метр торак төзибез һәм бу җәһәттән Русиядә бишенче урынны билибез. Югарыда билгеләнгән максатка ирешү өчен безгә елына 3,2-3,3 миллион квадрат метр торак төзергә кирәк. Бу җәһәттән алдагы 5-7 елда торакка бул­ган чиратны сизелерлек киметә алырбыз, дип ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов.

Төбәк Башлыгы белдерүенчә, бер үк вакытта республикада башка мөһим төзелешләргә дә зур игътибар бирелә. Әйтик, быел башкалага көнбатыштан керүче юлда күпер файдалануга тапшырылачак. Бу максатка федераль казнадан 1,5 миллиард сум бүленгән, җәмгысы төзелеш 5 миллиард сумга төшкән. Объект, шулай ук, көзен эшкә кушылачак.

Ил Президенты билгеләгән өченче мөһим йөкләмә дә нәтиҗәле үтәлә.

— Табибларны, медицина персоналын, педагогик хезмәткәрләрне лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү буенча күпчелек дәрәҗәдә планда каралганны 100 процентка үтибез. Билгеләнгәннәрнең үтәләчәгенә шигебез юк, — диде моңа бәйле Рөстәм Хәмитов.

Ил Президенты билгеләгән чираттагы йөкләмә — күпфункцияле үзәкләр белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе дә, төбәк Башлыгы белдерүенчә, республикада 98 процентка җиткән.

— Ягъни бөтен республика буенча булып чыга түгелме соң? — дип сорады моңа бәйле Владимир Путин.

— Әйе, күпфункцияле үзәкләр бөтен республика буенча эшли. Гомумән, республикада барлык тармаклар да эшли һәм нәтиҗәле эшли. Халыкның кәефе яхшы. Ә инде ниндидер мәсьәләләр бар икән, без аларны берлектә хәл итәргә тырышабыз. Шуңа да билгеләнгән барлык максатларга да, һичшиксез, ирешербез, дип ышанам, — диде очрашу ахырында Рөстәм Хәмитов.

Хәер, республикада эш кәефе хөкем сөрүе, Башкортстан халкының анык бурыч-максатлар белән януы, киләчәккә йөз тотуы көндәлек яшәешебездә дә ачык күренә. Әйтик, узган атнада республикада үткәрелүче төпле аграр сәясәтнең күркәм нәтиҗәсе буларак, игенчеләребез көче белән Башкортстан басуларыннан тәүге 1 миллион тонна ашлык суктырып алынды. Уртача гектар куәте 21 центнердан күбрәк тәшкил итә. Һава шартлары уңай булып, 2, 3 миллион тонна үре дә чик булмас, дип юрыйк. Димәк, өстәлләребез икмәккә, сый-хөрмәткә тулы булачак, шул рәвешле республикабыз Русиянең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә дә лаеклы өлеш кертә.

Республикада соңгы елларда тормышка ашырылучы колачлы проектларга килгәндә исә, узган атнада алар исемлеге, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдиме белән, янә бер мөһим һәм зур башлангыч белән тулыланды. Аерым алганда, Рөстәм Зәки улы 2019 елда Русия Президенты указы нигезендә билгеләнәчәк Башкортстанның 100 еллыгына 100 яңа объект төзергә тәкъдим итте.

— Болар мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре, социаль, юл хуҗалыгы, инженерлык, инфраструктура объектлары булырга тиеш. Ягъни алдагы өч елда шәһәр һәм авылларда тормыш сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә яхшыртырлык зур объектларга ия булырга тиешбез, — диде төбәк Башлыгы.

Бу мәсьәләгә ул узган шимбәдә Тәтешле, Балтач, Борай районнарына эш сәфәре барышында да аерым тукталды. Атап әйткәндә, Борай районы хакимиятендә үткән очрашуда Рөстәм Хәмитов “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” акциясе кысаларында тормышка ашырылачак төзелешләрнең колачлы һәм зур булырга, гомум республика һәм аның халкы мәнфәгатенә хезмәт итәргә тиешлеген сызык өстенә алды. Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, әлеге эшкә, бюджеттан тыш, эре сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес акчаларын, шәхси башлангычларны җәлеп итү дә көн таләбе булып тора.

— Мәсәлән, Борай районы хакимияте башлыгы белән без бу территориядә су челтәре төзү мәсьәләсен тикшердек. Бу халык өчен кирәкле һәм зур объект булыр иде. Әлбәттә, ул арзан булмаячак, әмма тырышканда өч елда аны тормышка ашырырга мөмкин, — диде Рөстәм Хәмитов.

Бер сүз белән әйткәндә, республика бүген көндәлек бурычларны нәтиҗәле тормышка ашырып, чын-чынлап киләчәккә йөз тотып яши. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы башлангычы белән тормышка ашырылачак 100 объект төзелешен игътибарга алганда гына да алдагы өч елда республиканың социаль-икътисади үсештә нинди зур сикереш ясаячагын күзаллау авыр түгел. Бу югары бурычларны да үзебез өчен горурланырлык, ил җитәкчелеге сокланырлык дәрәҗәдә башкарып чыгарга язсын!
Читайте нас: