— Рөстәм Зәкиевич, соңгы сәгатьләрнең төп яңалыгы — илебез Президенты Владимир Путин белән Премьер-министр Дмитрий Медведевның “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыруны кичектерү турындагы карары. Күпләр өчен бу көтелмәгән карар булды. Сез аны ничек бәялисез?
— Мин бу карарны көткән идем, чөнки без “Башнефть” акцияләренең федераль пакетын хосусыйлаштыруга бәйле мәсьәләләрне тикшерүдә катнаштык.
Мин бу карарны хуплыйм, чөнки “Башнефть” акцияләрен котировкасы түбән булганда, республика мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча, ашыгыч рәвештә сатырга ярамавы баштан ук билгеле иде. Соңгы айларда Хөкүмәт әгъзалары, компанияне хосусыйлаштыруны әзерләү белән шөгыльләнүчеләр һәм акцияләр пакетын сатып алуга дәгъва итүчеләр белән очрашуларда шушы позицияне якладык.
Бүгенге көндә компанияне нәкъ менә әле сатарга ярамавы турындагы фикер өстенлек итте һәм җиңеп чыкты.
— Күп кенә экспертлар кичектерүнең сәбәбе Сезнең илебез Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итүегездә дип билгели. Ул кайчан булды һәм Сез үз фикерегезне ничек дәлилләдегез?
— Без бу юнәлештәге эшләр белән таныш идек һәм Владимир Владимирович белән очрашкач, үз фикеремне аңлаттым, безнең тәкъдимне раслаучы документлар әзерләдем.
Иң элек, игътибарны “Башнефть”нең Башкортстан өчен система булдыручы компания икәнлегенә юнәлттек. Ул республика бюджетына 35 миллиард сум салым һәм салым булмаган керемнәр китерә. Шуңа күрә аны хосусыйлаштыру эше аеруча җентекле үткәрелергә тиеш.
Икенчедән, “Башнефть” акцияләре пакетын дәүләт милкенә тапшыруны республикада яшәүчеләр хуплап каршы алды, аек акылның җиңүе дип кабул итте. Әлбәттә, бу очракта халык мәнфәгатьләрен исәпкә алмый мөмкин түгел.
Өченчедән, бүген “Башнефть”нең стратегик үсеш программасын, шул исәптән, нефть химиясе, химия юнәлешләре буенча да, әзерләве турында әйттек. Бу проектлар гамәлгә ашырылганда, ике-өч елдан компаниянең бәясе күпкә артыр иде.
Шулай ук, бүген бәясе түбән компанияне сату файдалы булмауга бәйле мәсьәләләрне дә тикшердек. Бирелгән бәяләмә компаниянең чынлыктагы бәясенә туры килми дип исәплим.
Тиешле дәлилләрне һәм тәкъдимнәремне телдән дә әйттем, язма рәвештә дә тапшырдым. Президент Русия Хөкүмәтенә бу тәкъдимнәрне җентекле тикшерергә һәм үз фикерен белдерергә кушты. Бу фикер кичә белдерелде, компанияне хосусыйлаштыру билгесез вакытка кичектерелде.
— Дивидендлар сәясәтенә килгәндә, быел аның күләме күбрәк булачак дип белдерелгән иде. Бу акча республика бюджетына кайчан керәчәк һәм нинди максатларга юнәлтеләчәк?
— Акча бүген керәчәк. 17 августта республика бюджеты 7 миллиард 250 миллион сум алачак. Бу бик зур сан, “Башнефть”нең тагын 4 миллиард сумга якын акчаны спорт командаларына, территориясендә нефть чыгарылган муниципалитетларны карау-тотуга һәм инфраструктурасын формалаштыруга бәйле хәйрия чараларына юнәлтүен дә исәпкә алырга кирәк. 11 миллиард сумнан артык килеп чыга. Безнең өчен бу бик зур акча.
Республиканың берләштерелгән бюджеты — 140 миллиард сум. Аны 365 көнгә бүлсәк, димәк, бер көнгә якынча 400 миллион сум бюджет акчасы республика тормышына юнәлтелә. Ә 11 миллиард сумнан 400 миллионга бүлсәк, 30 көн, 1 ай, елның 1/12 өлешен Башкортстан “Башнефть” бюджетка күчергән акча исәбенә яшәячәк дигән сүз.
“Башнефть”не хосусыйлаштыруга бәйле хәл килеп чыкса һәм компаниянең республика белән арытаба хезмәттәшлеге турында килешү булмаса, әлбәттә, без бу акчаны югалтыр идек. Кабатлап әйтәм, тоташ бер ай республика “Башнефть”нең дивидентлары һәм хәйрия ярдәме исәбенә генә яши ала.
Бу акча социаль объектларга тотынылачак. Шушы көннәрдә Учалыда булдым. Анда хирургия корпусы төзергә кирәк. Бәясе — 300-350 миллион сум, акчаны менә шунда юнәлтәчәкбез. Кичә Бакалыда булдым, анда мәктәп төзелә башлый, ул 400 миллион сумга төшәчәк. Әлеге акчаны шунда да юнәлтәчәкбез. Һәм мондый объектлар бик күп.
Моннан тыш, “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 яңа объект” программасын гамәлгә ашыру турында игълан иттек. “Башнефть” дивидентлары, тулы күләмдә республика өчен кирәкле һәм мөһим объектлар — мәктәпләр, дәваханәләр, балалар бакчалары төзүгә тотылачак. Алдагы елларда “Башнефть” тагын да яхшырак эшләр һәм дивидентлар күбрәк булыр дип ышанам. Ә без кирәкле биналар һәм корылмаларны тагын да күбрәк төзи алачакбыз.
Алда безне чыннан да зур һәм куәтле программа көтә. 2019 елда Башкортстанның 100 еллыгын үткәрәчәкбез. 2019 елда Бөтендөнья балалар уеннарын кабул итәчәкбез. 2020 елда Фольклориада үтәчәк. 2021 елда Уфада Бөтендөнья умартачылар форумын үткәрү хокукын алу өчен бүген тулы әзерлек бара. Кичә шушы федерациянең президенты белән очраштык, бөтендөнья умартачылар хәрәкәте вәкилләренең Уфа һәм республика турындагы беренче тәэссоратлары бик яхшы.
Барлык эшләребез дә — республика халкы өчен. “Башнефть”нең ярдәме, әлбәттә, бу мәсьәләдә әһәмиятле роль уйный дип исәплим.
Алга барачакбыз. Русия Хөкүмәте һәм, иң элек, илебез Президенты Владимир Владимирович Путин безнең республикага хөрмәт белән карый, дәлилләребезне ишетә, эшебездә ярдәм итә. Акцияләрнең 25 проценты Башкортстанга тапшырылган өчен Владимир Владимировичка зур рәхмәт. Бу бөтен яклап та мөһим тарихи вакыйга, аның әһәмиятен киметү мөмкин түгел. Арытаба да республика һәм илебез иминлеге хакына эшләячәкбез.