0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2016, 02:00

Ачыклык тынычлык тудырды!

Агымдагы сайлау кампаниясендә катнашучыларның югары сәяси мәдәнилек күрсәтүен Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та сызык өстенә алды.18 сентябрьдә Русиядә Бердәм тавыш бирү көне үтте. Башкортстанда бу көнне, Русиянең VII чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлаудан тыш, урындагы үзидарә органнарына һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайга да өстәмә сайлаулар үтте. Җәмгысы республикада 3426 сайлау участогы, шул исәптән вакытлыча тору урыннарында 38 участок оештырылды.

Әйтергә кирәк, Башкортстан халкы, һәрвакыттагыча, сайлауларда зур активлык һәм гражданлык җаваплылыгы күрсәтте. Әйтик, әле төш вакытына ук Балтач районында — халыкның яртысыннан күбрәге, Тәтешле районында 60 проценты тавыш бирүе турында хәбәр алынды. 15 сәгатькә исә Башкортстан буенча электорат активлыгы 40 процентка якынлашты. Шушы вакытка республикада 1 миллион 189 мең 296 кеше, сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычын үтәде. Бу хакта журналистлар белән брифингта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова хәбәр итте.

Республика Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов “Башкортостан” концерт залында оештырылган 109нчы сайлау участогында тавыш бирде. Атап әйткәндә, төбәк Башлыгы Русиянең VII чакырылыш Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына депутатлар сайлауда катнашты.

— Илнең миллионлаган гражданнары кебек үк, мин дә сайлауларга зур җаваплылык белән киләм. Чөнки сайлаулар — хәлиткеч вакыйга. Бүген без кемне һәм ничек сайлавыбызга килә­чәгебез, һәрхәлдә, алдагы биш елдагы яшәешебез бәй­лән­гән. Шуңа да бүген, кандидатлар исемлеген янә бер тапкыр күздән кичереп, дөрес сайлау ясау мөһим, — диде Рөс­тәм Хәмитов, журналистлар сорауларына җавап биреп.

Төбәк Башлыгы билгелә­венчә, әлеге сайлау кампаниясе чагыштырмача тыныч, гадел көндәшлек шартларында үтә.

— Бу бездә төпле сәяси мә­дә­ният формалашуы турында сөйли, — диде Рөстәм Хәмитов.

Чыннан да, сайлау кампаниясе, һәрхәлдә, Башкортстанда, элекке еллардан аермалы буларак, күпкә тыныч үтте. Монда, әлбәттә, сайлауларны ачык, үтәкүренмәле, гадел итеп үткә­рүне төп өстенлек итеп билгеләгән республика җитәк­челегенең дә, әлеге бурычны тормышка ашыру юнәле­шендә яз-җәй айларыннан ук җиң сызганып эшкә тотынган Башкортстан Үзәк сайлау комис­сиясенең, аның урындагы структураларының да өлеше гаять зур булды. Һәр партия, һәр кандидат өчен тигез шартлар, аларга агитация эше алып бару, уй-фикерләрен, дәгъва­ларын белдерү өчен киң мөмкинлекләр тудырылу да биредә үз ролен уйнамый калмагандыр, дигән фикердәбез. Һәрхәлдә, республикада сайлауларда катнашучы беркемгә дә безне кысалар, безне чиклиләр дияргә җирлек калдырылмады. Урыннардан ниндидер борчулы сигнал, шикаять алынган очракта да, шунда ук ул Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан тикшерелде, мәсьәләгә тиз арада ачыклык кертелде.

Бердәм тавыш бирү үткән көндә дә Уфада Иҗтимагый матбугат үзәге оештырылып, һәр партия вәкиленә анда брифинг үткәрү, сайлауларга бәй­ле үз фикер-карашларын, дәгъваларын белдерү мөмкин­леге бирелде. Һәм күпләр шушы мөмкинлектән файдаланды да. Бу җәһәттән Иҗ­тима­гый матбугат үзәге чын-чыннан сайлаулар барышын чагылдыручы ачык көзгегә әверелде. Әлеге башлангычны да сайлауларның чын демократик шартларда үтүенә ирешүдә мөһим адым булды дип бәяләргә кирәк.

Ә инде сайлауларның якын­ча нәтиҗәләренә килгән­дә, элекке еллардан артык зур аерма булмады. Республикада барлык дәрәҗә сайлауларда да күпчелек тавышны “Бердәм Русия” партия­сеннән кандидатлар җыйды. Аңлашыла, бу очраклы түгел. Соңгы елларда гына да “Бер­дәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе республикада социаль юнәлештәге дистәгә якын проект җәелдерде. Әйтик, былтыр җәй башлангыч алган “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында бер елда гына да 900гә якын объект төзелде яисә төзекләндерелде. Кайдадыр суүткәргеч сузылды, мәк­тәп, клуб, башка социаль учреждениеләр төзеклән­де­релде, икенче урында балалар уен мәйданчыгы яисә сквер калкып чыкты. Иң мөһи­ме — аларның барысы да халык мәнфәгатендә гражданнар тәкъдиме буенча һәм катнашлыгында күтәрелде. Быел исә шундый ук күләмдә аның икенче этабы тормышка ашырыла. Аңлашыла, гражданнар белән шушы рәвешле тыгыз хезмәт­тәшлек, бәйләнеш булдыру партия өчен тавыш бирү нәти­җәләрендә дә эзсез үтмәде.

Агымдагы елда “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе янә берничә мөһим проектка старт бирде. Мәсә­лән, “Уңыш түтәле” проекты кысаларында язын халыкка бушлай яшелчә орлыклары тара­тылды. Шул рәвешле, бер яклап, бакчачылык эшен тер­гезүгә, дәртләндерүгә башлангыч бирелсә, проектның көзен үстерелгән уңышны барлау, иң-иңнәрне ачыклау өлеше бакчачылар арасында ярыш кәефе дә тудырды.

“Изгелек кәрзине” проекты исә республикадагы эре сәүдә челтәрләрендә махсус кәрзин­нәр урнаштырып, шунда аз тәэмин ителгәннәр, мохтаҗлар өчен тиз бозылмаучы продукция туплаудан гыйбарәт. Шундый кәрзиннәрдә тупланган азык-төлекне узган вакыт эчендә һәр район-шәһәрдә диярлек мохтаҗ­ларга тапшырдылар. Әйтергә кирәк, бу категория гражданнар да партия­нең әлеге башлангычына рәх­мәт­сез калмагандыр.

“Республиканы ач!” проекты да Башкортстанда эчке туризмны үстерүдә мөһим адым булды. Һәрхәлдә, аның файдасын узган вакыт эчендә актив туризм белән шөгыль­ләнүче күпләр лаеклы бәһа­ләргә өлгерде. Ягъни моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: “Бер­дәм Русия” партиясенә бирелгән тавышларда алар өлеше дә аз түгелдер.

Шушыларны гына күз уңын­да тотканда да, “Бердәм Русия” партиясенең Башкорт­стан­да электоратның күпчелек тавышын алуы табигый күре­неш. Һәм тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре республикада әйдәүче партиянең күр­сәткечләре югарырак икән, биредә төбәк бүлекчә­сенең гражданнар белән һәм алар мәнфәгатендә актив эшчән­ле­ген дә чагылдыра.

Кыскасы, халык үз сайлавын ясады. Әлегә сайлау­ларның төгәл нәтиҗәләре билгеле булмаса да, илдә моңа кадәр булган сәяси курс дәвам иттереләчәк дип бүген үк ышанычлы әйтергә була. Шул ук вакытта тиешле нәтиҗәләр, хаталар өстендә эш тә үткә­рел­ми калмас. Әйдәүче партия эшчәнлегендә торгынлыкка юл куймас өчен бу көн таләбе булып тора. Дәүләт думасында “Бердәм Русия” партиясеннән депутатлар күпчелекне биләя­чәген күз уңында тотканда, димәк, бу гомум идарә нәти­җәлелеген күтәрү, ил үсеше өчен кирәк.

Янә килеп, быелгы сайлаулар шуны да күрсәтте: Дәүләт думасына 14 партиядән кандидатлар дәгъва итсә дә, алар арасыннан санаулылар һәм сыналганнар гына депутат кәнә­фиенә ия булачак. Яхшымы бу, начармы? Гому­мән, шушы рәвешле күп­санлы партияләргә ил парламентына сайлауларда катнашырга юл ачу, ул гына түгел, дәүләт дәрәҗәсендә моны дәрт­лән­дерү кирәк идеме? Һәрхәлдә, моңа бәйле, безнең карашка илдәге сайлау системасын да, гомум сәяси системаны да яңадан карарга, камилләш­те­рергә нигез бар кебек. Моны дәүләт җитәкчелеге, Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе аппараты мотлак игътибарга алыр дигән өметтә калыйк.

Әлегә шулар. Ә инде 2016 ел сай­лауларының ни дәрә­җәдә нәтиҗәле булуы турында биш елдан соң, ягъни әлеге чакырылыш ил парла­менты­ның эш йомгакларыннан чыгып кына тулы, объектив фикер йөртергә мөмкин булачак.

Читайте нас: