+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 сентябрь 2016, 02:00

СаЙлаулар көндәшлек шартларында һәм ачык үтте

19 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Дәүләт думасына һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлаулар йомгакларына багышланган брифинг үткәрде.

— Халык сайлауларда үз ихтыярын белдерә алсын өчен тиешле шартлар тудырылды, республикада сайлауда катнашу күрсәткеченең югары булуы гражданлык позициясенең формалашуы турында сөйли, — диде Рөстәм Хәмитов. – Участокларга килгән барлык республика халкына рәхмәт белдерәм. Сайлауда катнашу күрсәткече югары – 70 проценттан артык. Бу республика халкының дәүләт эшләрендә катнашуы һәм шул рәвешле илнең үсешенә битараф булмавы турында сөйли.

Җиңү яулаган кандидатларны котлыйм. Төрле дәрәҗәдәге власть органнарына 1600дән артык депутат сайланды. Ун партия вәкилләре муниципаль шәһәр, республика һәм федераль власть органнары составына керде. Бу – яхшы нәтиҗә.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, сайлау алды кампаниясе башланганнан алып тавыш бирүгә кадәр административ йогынты ясауны бетерү максаты куелган.

— Сайлаулар бу мөһим кампаниядә катнашырга теләүчеләр өчен көндәшле, ачык булды. “Бердәм Русия” партиясенең сайлау кампаниясендә халык ихтыяҗлары исәпкә алынды, — диде Рөстәм Хәмитов. – Республика сайлауларны үткәрүнең заманча форматына күчте, дип исәплим. Административ басым юк. Бу заман таләпләренә җавап бирә. Безнең өчен иң мөһиме – сайлауларны законга ярашлы оештыру. Минемчә, шулай килеп чыкты да.

Теманың дәвамы ПДФ-версияда
Читайте нас: