+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 сентябрь 2016, 02:00

Һәйкәлләр сакланачак, эчкечелек авызлыкланачак...

Республика парламенты депутатлары көзге сессиягә җыелды.Дәүләт җыелышы-Корылтайның утыз өченче утырышы нәтиҗәле үтте. Көн тәртибендә 54 мәсьәлә каралды. Шуларның 24е – республика законнары проектлары, 15е – мировой судьялар вазыйфасына тәгаенләнү белән бәйле. Мәгълүм булуынча, 18 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне үтте. Халык ышанычын яулап, яңа гына сайлап куелган депутатлар комитетлар составына кертелде. Утырыш эшен Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.

– Язгы сессиядә Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан йөз закон проекты каралды, – диде Константин Толкачев. – Безнең ике закон башлангычы Русия парламенты тарафыннан хупланды. Бу юнәлештә илдә алдынгы урынга чыктык. Беренче яртыеллыкта Республика Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында билгеләнгән закон белән тәэмин итү буенча пландагы чараларның күпчелеге үтәлгән. Ел ахырына кадәр аны тулысынча тәмамларга кирәк. Язгы сессиядә парламентның эшче төркеменең эксперт советлары нәтиҗәле эшләде. Депутатлар сайлаучыларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә активлашты, аларның мөрәҗәгатьләрен һәм үтенечләрен игътибардан читтә калдырмады. Узган елның көзге сессиясе белән чагыштырганда, җитешсез­лекләрне бетерү буенча чаралар күрү турында ике тапкырга күбрәк депутат запрослары җибәрелде. Узган сессиягә йомгак ясап, пландагы максатларга ирештек, дияргә нигез бар.

Көзге сессиядә 50дән артык закон проекты каралачак. Яңа законнар кабул итүдән тыш, гамәлдәгеләренә үзгәрешләр кертү бурычы да тора. Барлык парламент комитетларына да зур көч салырга туры киләчәк. Беренче чиратта республика бюджеты каралачак. Һәр депутат, республика халкының иминлеге һәм аларны борчыган мәсьәләләрнең хәл ителүе, башлыча шушы мөһим документ белән бәйле булуын анык аңларга тиеш.

“Башкортстанны дәүләт һәм урындагы үзидарә органнарының эшчәнлеге турында мәгълүмат белән тәэмин итүгә багышланган “Хөкүмәт сәгате” үтте. Мәгълүм булуынча, бүген дәүләт органнарының, шул исәптән район, шәһәр хакимиятләренең сайтлары эшләп килә. Анда халык өчен кирәкле мәгълүмат урнаштырыла. Шул ук вакытта, бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Киләчәктә власть белән халыкны якынайту тәкъдиме яңгырады. Тәкъдимнәр исәпкә алынса, депутатларга турыдан-туры электрон рәвештә мөрәҗәгать итеп булачак.

Арытаба мировой судьялар вазыйфасына кандидатлар тикшерелде, закон проектлары каралды. Аларның кайберләре аерым игътибарга лаек. “Башкортстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасы объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында” Башкортстан Республикасы законына үзгәреш кертү турында” закон проектында мәдәни мирас объектларын саклаучы зоналарны билгеләү мәсьәләләрен көйләүче норма тәкъдим ителә. Мәгълүм булуынча, күп кенә тарихи һәйкәлләр янәшәсендә төзелеш алып барыла. Билгеле, андый шартларда алар зыян күрергә мөмкин. Закон проекты хупланса, моңа чик куелачак.

“Башкортстан Республикасында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлекне көйләү турында” Башкортстан Республикасы законы проекты да игътибарга лаек. Документта алкогольле продукцияне соңгы кыңгырау көнендә, шулай ук күпфатирлы торак йортларда сатуны тыю тәкъдим ителә. Закон проекты бизнес мөмкинлекләрен чикләсә дә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Башка закон проектлары да халык иминлегенә хезмәт итә.

Пленар утырыш кысасында хәйрия акциясе оештырылды. Депутатлар ветераннарга, китапханәләргә, балалар йортларына, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, инвалидларга республиканың гәзит-журналларын яздырды. “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары да яңа дусларын тапты. Беренче тапкыр үткән акциягә башка оешмаларның, предприятиеләрнең дә кушылуы көтелә.
Читайте нас: