+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2016, 02:00

99 процент — үткән заман

“Бердәм Русия” партиясенең, элекке еллардан аермалы, республика буенча азрак тавыш җыюын аналитиклар да, оппозиция дә Башкортстанда бу сайлау кампаниясенең ачык, үтәкүренмәле һәм бернинди басымсыз узуы белән бәйли.Шулай итеп, 2016 елның сайлау кампаниясе артта калды. Узган атнада Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт думасына сайлаулар нәтиҗәләрен игълан итте. Аларга ярашлы, Русиянең VII чакырылыш Дәүләт думасында Башкортстаннан 15 депутат эшләячәк.

Иң күп мандатларны, элекке чакырылыштагы кебек үк, “Бердәм Русия” партиясеннән сайланган депутатлар алды. Парламентның яңа составында алар 11 кеше булачак. Шуларның алтысы — бердәм партия исемлеге, бишесе бермандатлы округлар буенча үтте. Аерым алганда, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан исемлеген Рөстәм Хәми­тов, Инга Юмашева, Рафаэль Мәрданшин, Рима Баталова, Рәмзил Ишсарин һәм Фәрит Ганиев җитәкләде һәм, шул рәвешле, алар Дәүләт думасы депутаты мандаты алды. Әмма Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ил парламенты депутаты мандатыннан баш тарту сәбәп­ле, анда аның урынын төбәк исем­легендәге чираттагы вәкил биләячәк.

Бермандатлы округлардан исә Павел Качкаев, Илдар Бикбаев, Зөһрә Рәхмәтуллина, Зариф Байгускаров һәм Алексей Изотов сайланды.

VII чакырылыш ил парламентында эшләячәк калган дүрт депутатка килгәндә, “Гражданская платформа” партиясенең Федераль сәяси комитеты җитәкчесе Рифат Шәйхетдинов 6нчы Нефтекама бермандатлы округында җиңү яулады. Александр Ющенко — КПРФның, Гаджимурад Омаров — “Гадел Русия”нең, Иван Сухарев — ЛДПРның партия исемлеге буенча Дәүләт думасына үтте.

Узган атна Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең дә 2нче Инорс һәм 19нчы Нарыш сайлау округлары буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре турында карары дөнья күрде. Аңа ярашлы, 2нче Инорс сайлау округы буенча “Бердәм Русия” партиясеннән Евгений Семивеличенко, 19нчы Нарыш округыннан, шулай ук, аның фиркадәше Раил Фәхрет­динов республика парламентына депутат итеп сайланды.

Ә менә Уфа шәһәр советына “Бердәм Русия” партия­сеннән — 23, КПРФтан — 4, ЛДПРдан — 3, “Русия патриотлары”, “Яшелләр”, “Русия пенсионерларының гаделлек өчен” партияләреннән берәр депутат үтте. Моннан тыш, дүртенче чакырылыш Уфа шәһәр Советы составына үз-үзен тәкъдим итүче өч депутат сайланды.

Аерым алганда, бермандатлы сайлау округлары буенча дүртенче чакырылыш Уфа шәһәр Советына Юрий Смирнов (“Бердәм Русия”), Сергей Копысов (“Бердәм Русия”), Сергей Гордеев (“Бердәм Русия”), Таһир Сафиуллин (“Бердәм Русия”), Руслан Кин­җәкәев (“Яшелләр”), Юрий Васильев (“Бердәм Русия”), Павел Васильев (“Бердәм Русия”), Алина Сөләйманова (“Бердәм Русия”), Юлия Романчева (КПРФ), Артур Абдуллин (үз-үзен тәкъдим итүче), Айдар Зөбәеров (“Бер­дәм Русия”), Тимофей Вохмин (“Бердәм Русия”), Светлана Родионова (“Пенсио­нер­ларның гаделлек өчен партиясе”), Марат Әхмәдуллин (“Бер­дәм Русия”), Андрей Носков (үз-үзен тәкъдим итүче), Иосиф Марач (үз-үзен тәкъдим итүче), Вадим Лукьянов (“Бердәм Русия”) һәм Андрей Борисов (“Бердәм Русия”) керделәр.

Үзәк сайлау округы буенча “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре — Валерий Трофимов, Руслан Солтанов, Руслан Гыйззәтуллин, Сергей Бубличенко, Руслан Зиннәтуллин, Ирина Николаева, Александр Соснин, Тәнзилә Нигъмәтул­лина, Руслан Ишбулатов, Рөстәм Мокаев, Николай Калмацкий, КПРФ вәкилләре — Юнир Котлыгуҗин, Анатолий Горячев, Вадим Рамазанов, “Русия патриотлары”ннан — Артур Хаҗи­галиев, ЛДПР вәкилләре Владимир Жириновский, Иван Сухарев һәм Вячеслав Рябов депутат мандатына ия булдылар.

Биредә дә шәһәр Советына сайланган партия әгъзаларын­нан кемдер мандатыннан баш тарткан очракта, ул исемлек­тәге чираттагы партия вәкиле­нә биреләчәк. Район һәм авыл билә­мәләре Советларына үткән сайлаулар­да да нигездә шундый ук нисбәт күзәтелә.

Күренүенчә, республикада барлык дәрәҗә сайлауларда да әйдәүче урынны “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре били. Бу җәһәттән ил парламентына сайлауларда да республикада “Бердәм Русия” өчен бирелгән тавышлар гомум Русиядәге күрсәткечтән югарырак булды. Ил буенча “Бердәм Русия” партиясе электоратның 54,20 процент тавышын алып, VII чакырылыш Дәүләт думасында 343 мандатка ия булса, Башкортстанда әлеге партия һәм аның вәкилләре өчен халыкның 56 проценттан күбрәге тавыш бирде. Шул ук вакытта ил парламентына моннан алдагы сайлау кампания­ләрендәге нәтиҗәләр белән чагыштырганда, “Бердәм Русия” пар­тиясенең республикада абруе бер­ни­кадәр төшкән дигән фикер кала. Һәр­хәлдә, узган сайлауларда алар ил парламентында, тавыш бирү нәтиҗә­ләреннән чыгып, 12 мандатка ия булса, монысында күренүенчә, бер депутат урынын югалттылар. Бу сайлауларда “Бердәм Русия” партиясе Башкортстанда, элекке еллардагы кебек, электо­ратның 90 процент та, 80, 70, 60 процент та тавышын җый­мады. Һәм аның нәтиҗәләре гомум илдәге саннарга якынлашты. Шул ук вакытта “Бердәм Русия” партиясе элек-электән сайлауларда югары күрсәткечләргә ирешкән кайбер күрше төбәкләрдә бу юлы да әйдәүче фирка электоратның 80-90 процент тавышын алды. Моннан чыгып, нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Башкортстанда әйдәүче партиянең абруе, чыннан да, берникадәр төшкән бу­лып чыгамы? Әйдәүче экспертлар, аналитиклар гына түгел, оппозиция партия­сеннән булучылар да моңа бәйле бөтенләй башка фикер­дә. “Бердәм Русия” партия­сенең күр­сәткечләре элекке кампанияләрдән аермалы буларак, берникадәр төшүен, алар, тәү чиратта, бу сайлау­ларның республикада ачык, үтәкүренмәле, гадел үтүе һәм нәтиҗәләрнең чынбарлыкка туры килүе белән бәйли. Мәсә­лән, КПРФтан парламент депутаты булып сайланган Александр Ющенко әлеге кампа­ниядә Башкортстан сайлауларны ачык, үтәкүренмәле һәм басымсыз үткәрүгә зур адым ясады, дип билгеләде.

— Иң мөһиме — ул власть партиясен тавышлар белән тәэмин итүче төбәк булудан арынды, — диде Александр Ющенко. ЛДПРдан депутат Иван Сухарев та сайлаулардан канәгать калуы хакында җиткерде.

— Сайлаулар гадел, нәти­җәле оештырылды һәм безнең барлык дәрәҗә сайлауларда да ярыйсы ук уңышларга ирешүебез, тәү чиратта, шуның белән аңлатыла, — диде ул.

Аның сүзләрен “Гражданская платформа” лидеры Рифат Шәйхетдинов та куәтләде.

— Һәркемгә тигез көндәш­лек шартлары тудырылды. Кампаниянең башыннан ахырына кадәр республикада тулы мәгълүмати ачыклык хакимлек итте, — диде Рифат Шәйхетдинов.

Кыскасы, рәсми хакимият тә, оппозиция ягы да республикада сайлау­ларның ачык һәм гадел үтүен билгели. Һәм гадел көндәшлек мохитендә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстанда электоратның 56 проценттан күбрәк тавышын алуын, әлбәттә, зур җиңү, каза­ныш, халык арасында аның олы абруй белән файдалануы дип бәяләргә кирәк.

Ә иң мөһиме, ачык көн­дәшлек шартларында үткән сайлаулар яңа чакырылыш депутатларның гомум төбәк мәнфәгатендә ил парламентын­да тагын да нәтиҗәлерәк, уңышлырак эшләве белән билгеләнер дигән изге теләктә калыйк!
Читайте нас: