+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 сентябрь 2016, 02:00

Бер урында таптаныр заман түгел!

“Российская газета”га интервьюда төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстанны арытаба үстерү буенча мөһим өстенлекләрне билгеләде.Башкортстан төбәк финанслары белән идарә итү сыйфаты югары булган субъектлар исәбенә керде. Шул рәвешле республика дүртенче ел рәттән федераль рейтингта иң югары баскычны били. Бу, үз чиратында, Башкортстанда финанс өлкәсендә дә, икътисади үсештә дә хәлнең уңай булуы турында сөйли. “Российская газета”га интервьюда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәкне арытаба үстерү буенча билгеләнгән стратегия, бурыч-максатлар хакында җиткерде.

Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, нефть табу һәм нефть эшкәртү тармагы республика икътисадында мөһим урынны биләсә дә, “кара алтын” запасларының чикләнгәнлеген һәм, энергиянең башка төр чыганаклары барлыкка килүен исәпкә алып, инде бүгеннән икътисадны үзгәртеп кору, бездә ярыйсы ук көчле бул­ган машиналар эшләү, авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү көн таләбе булып тора. Машиналар эшләү тармагында двигатель төзү, вертолетлар, агрегатлар, авиация техникасы өчен электроника җитештерү төп өстенлек итеп билгеләнсә, аграр җитештерүдә үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә, эшкәртү тармагында да эре агрохолдинглар оештыру бурычы куела. Бер үк вакытта нефть эшкәртү тармагын әлеге дәрәҗәдә саклап калу өчен химия юнәлешен, уртача һәм аз тоннажлы химия продукциясе җитештерүне үстерергә кирәк.

Барлык төр товарларны җитештерүне дә үзебездә җайга салу мөмкин булмаган хәлдә дә, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, импортны алыштыру җәһәтеннән эш иң югары дәрәҗәдә дәвам иттерелергә тиеш. Бу, әлбәттә, үзебездәге предприятиеләр эшчәнлеген нигездән үзгәртеп кору, камилләштерү, алар җитештергән продукцияне дөнья стандартларына яраклаштыру таләбе дә куя. Әлеге максатка шул исәптән, төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү юлы белән дә ирешелә. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан илнең иң куәтле ун төбәге исәбенә кергән.

— Бүген без эре предприятиеләрнең һәркайсы белән тыгыз эш алып барабыз, аларның һәркайсында инвестиция планы булуны таләп итәбез. Алар белән берлектә кайда нәрсә төзергә һәм үзгәртеп корырга кирәклеген, проектның финанслау чыганагына бәйле мәсьәләне хәл итәбез, — диде аерым алганда Рөстәм Хәмитов.

Гомумән, төбәк Башлыгы билгеләвенчә, бүген республика барлык өлкәләрдә дә тотрыклы үсеш кичерә.

— Соңгы биш елда Башкортстанның эчке тулай продуктының үсеш темплары ил субъектлары арасында иң югарылардан кала. Әлеге күрсәткеч буенча республика беренче биш төбәк исәбенә керә. Финанс нәтиҗәлелеген һәм икътисади үсеш өлкәсендә югары күрсәткечләрне саклау һәм арытаба позицияләрне ныгыту алдагы чорда да мөһим өстенлек булып калачак, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: