+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 октябрь 2016, 02:00

“Башнефть”кә бәйле мәсьәләләр тикшерелде

Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Роснефть” компаниясенең Төп башкарма директоры Игорь Сечин белән очрашты.

Анда “Башнефть” компаниясен үстерү стратегиясе, аның дивиденд һәм салым сәясәте мәсьәләләре тикшерелде. Яклар, шулай ук, төбәкнең һәм “Роснефть” компаниясенең хезмәттәшлеге, шул исәптән нефть-газ-химия объектларын төзү һәм модернизацияләү, тирә-як мохитне саклау, социаль программаларны гамәлгә ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлеге мөмкинлекләрен карады.

Билгеле булуынча, 12 октябрьдә “Роснефть” җәмгыяте “Башнефть” компаниясе акцияләренең дәүләт карамагындагы пакетын сатып алу турында килешү төзеде һәм федераль казна исәбенә 329,7 миллиард сум акча күчерде. Контроль пакетны сатып алу буенча эшләр тулысынча тәмамланган.

13 октябрьдә “Башнефть” компаниясенең Директорлар советы карары белән идарәнең яңа составы сайланды. “Роснефть” җәмгыятенең вице-президенты Андрей Шишкин биш елга компания президенты, Идарә рәисе итеп тәгаенләнде.

— Компаниягә берлектә идарә итәчәкбез. Акционер килешүеннән тыш, социаль килешү дә булыр, мөгаен. “Башнефть” үз брендын саклап калачак һәм үзаллы ярдәмче компания булачак, — диде Рөстәм Хәмитов бу уңайдан журналистлар сорауларына җавап биреп.

Хөкүмәт белән “Роснефть” арасында глобаль килешү төзеләчәк, бу документ бер ай эчендә әзер булачак һәм аңа ел ахырына кадәр кул кую күзаллана.

Анда үзара хезмәттәшлек аспектларын күрсәтү каралган. Яклар “Башнефть” компаниясенең республика алдында дивидендлар, хәйрия, салым буенча бурычларын саклап калу турында килеште.

— Быел 11 миллиард сумлык бюджеттан тыш керем алачакбыз, — диде Рөстәм Хәмитов.

Яңа производствога инвестицияләр салу мәсьәләсенә килгәндә, төзелеш буенча моңа кадәр тәкъдим ителгән берничә проект яңадан каралачак. Шул ук вакытта, “Роснефть” яңа производстволар булдыру белән дә кызыксына.
Читайте нас: