+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 октябрь 2016, 02:00

Ирек Ялалов – башкала мэры

Уфа мэры итеп янә Ирек Ялалов сайланды. 25 октябрьдә дүртенче чакырылыш Уфа шәһәр Советының икенче утырышында шундый карар кабул ителде. Ирек Ишмөхәммәт улы өчен 34 депутат тавыш бирде. Уфа шәһәр округы Советы рәисе Валерий Трофимов һәм Ирек Ялалов контрактка кул куйдылар.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасына дүрт кандидат дәгъва итте. Кандидатлар арасында алдагы чакырылыш шәһәр Советы депутаты Николай Герасимов, Башкортстан Адвокатлар коллегиясе адвокаты Ринат Әхмәдуллин, “УфаГорСвет” предприятиесе директоры Илдар Чанышев һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ирек Ялалов бар иде. 19 октябрьдә башкала хакимияте башлыгы вазыйфасына дәгъва итүче өч кандидат конкурстан үтте һәм шәһәр округын социаль-икътисади үстерү программасын тәкъдим итте. Кандидатларның берсе Ринат Әхмәдуллин гаризасын кире алды.

Шәһәр Советы утырышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. Ул Ирек Ялаловны хакимият башлыгы вазыйфасына сайлануы белән котлады, республика башкаласын үстерү буенча мэрия алдында торган бурычларны билгеләде.

— Моннан биш ел элек Уфа бөтенләй башка шәһәр иде. Шушы вакыт эчендә торак һәм инфраструктура төзү, инвестицияләр җәлеп итүдә күп эшләр башкарылды. Узган бишьеллыкта яхшы эшләдек, алдагысында ничек яшәргә, нәрсәләр эшләргә кирәк — шуны аңлау мөһим, — диде Рөстәм Зәки улы. — Беренче карашка, билгеләнгән юнәлеш, яхшы проектлар бар. Шул ук вакытта без киләчәккә яңача караш ташларга тиеш. Урбанизация процессы бара. Ул Уфаны хаоска, идарә итеп булмый торган территориягә әйләндерергә тиеш түгел. Биш ел элек шушы залда шәһәрдә парклар, велосипед юллары, халыкка ял итү урыннары юк, дигән идек. Бүген бу мәсьәләләр тулысынча хәл ителмәсә дә, хәл яхшы якка үзгәрде.

Рөстәм Хәмитов муниципаль җирләрне һәм милекне нәтиҗәле файдалану, шәһәр бюджеты дефицитын киметү, халык өчен уңайлы яшәү шартлары булдыру, җәмәгать транспорты мәсьәләсен хәл итү, төзелеш һәм архитектура сәясәтен камилләштерү бурычын куйды.

— Алда башкарасы эшләр күп. Без бердәм, бер команда булып эшлибез, республика, шәһәр һәм муниципаль властька бүлеп карамыйбыз. Без сезнең белән республиканың һәм Уфаның бүгенгесе һәм иртәгәсе өчен җаваплы, — диде Рөстәм Зәки улы.
Читайте нас: