+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 ноябрь 2016, 02:00

Икътисад та, мөнәсәбәтләр дә тотрыклы булсын

Уфада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Башнефть-Новойл” нефть эшкәртү заводында булдылар.

Предприятие югары сыйфатлы ягулык һәм төрле тәгаенләнештәге майлар җитештерү өчен углеводород чималын эшкәртүгә махсуслашкан. Биредә 1,3 мең кеше эшли.

“Башнефть-Новойл” “Башнефть-Уфа нефть эшкәртү заводы” һәм “Башнефть-Уфанефтехим” предприятиеләре белән берлектә “Башнефть” компаниясенең бердәм нефть эшкәртү комплексына керә. Ул — илдә иң эре предприятиеләрнең берсе, Русиядә, Үзәк Азия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа илләрендә ихтыяҗ белән файдаланылучы нефть һәм нефть-химия продуктлары җитештерә. Нефть эшкәртү заводы илдә эшкәртү тирәнлеге күрсәткечләре, Нельсон индексы, тонык нефть продуктлары җитештерү буенча алдынгылар исәбендә. Аның технологик мөмкинлекләре “Евро-5” стандарты буенча мотор ягулыгын җитештерергә ярдәм итә.

Арытаба Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов “Башнефть” компаниясе идарәсе рәисе Андрей Шишкин белән очраштылар. Анда компаниянең үсеш перспективаларын тикшерелде.

* * *

Конгресс-холлда Рөстәм Хәмитов Михаил Бабичның Идел буе федераль округы төбәкләре мөселманнарының Диния нәзарәте рәисләре белән очрашуында катнашты.

Анда Русия Президенты Хакимиятенең Эчке сәясәт буенча идарәсе начальнигы урынбасары Михаил Белоусов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Меженько, Русия Террорчылыкка каршы дәүләт комитетының аппарат идарәсе начальнигы урынбасары Игорь Неведров, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Мәскәү Ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Хәйретдинов, федераль һәм төбәк дәүләт власте органнары вәкилләре катнашты.

Михаил Бабич очрашуда катнашучылар белән милләтара һәм конфессияара иминлекне ныгыту, мөселман оешмалары белән дәүләт һәм җәмгыять диалогы, мөселман яшьләре белән эшләү, радикализм һәм экстремизмны кисәтү, Ислам мәгарифе системасын формалаштыру мәсьәләләрен тикшерде.

Очрашуда белдерелүенчә, әлеге вакытта дәүләт мөселман оешмаларына зур ярдәм күрсәтә. Диния нәзарәт­ләре җитәкчеләре традицион Исламны ныгыту буенча төбәктә алып барылучы эш турында сөйләде. Мәсәлән, өм­мә­дә мәгърифәтчелек эшен алып бару белән шөгыльләнүче имамнарны укыту эше оештырылган, Диния идарәләрендә мөстәкыйль басма органнары булдырылган, Интернет челтәрендә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында дини белем бирү алып барыла, дин вәкилләре җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнаша.

Чарада катнашучылар күпмилләтле округта этникара татулыкны тәэмин итүгә һәм нәтиҗәле конфессияара диалогны көйләүгә ирешелүен билгеләде. Мөселман оешмалары Русия Православие чиркәве идарәләре һәм митрополияләре, иудаизм вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итә.

Нәтиҗәдә, конфессияара татулыкны һәм бердәмлекне ныгыту буенча эш нәтиҗәлелеген арттырырга, экстремизмны кисәтүгә, Ислам мәгарифе сыйфатын камилләштерергә ярдәм итәчәк мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертелде.

* * *

Арытаба Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов, яңа бинага күченгән Русия Православие чиркәвенең Башкортстан Митрополия идарәсендә булып, төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

Элек идарә шәһәр үзәгеннән читтә ике катлы бинада урнашкан иде. Михаил Бабичның турыдан-туры ярдәме һәм төбәк җитәкчесе башлангычы белән агымдагы елда митрополия мәйданы 2700 квадрат метр булган дүрт катлы заманча бинага күчерелде. Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон Михаил Бабичка биредә алып барылучы төзекләндерү эшләре турында сөйләде.

Әлеге вакытта республикада Русия Православие чиркәве объектларын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре актив алып барыла.
Читайте нас: