+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 декабрь 2016, 02:00

“Бердәм Русия” партиясенә — 15 ел

Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Бердәм Русия” сәяси партиясенең 15 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашты һәм чыгыш ясады.

“Бердәм Русия”, күп гасырлык рухи кыймәтләргә, иң яхшы традицияләргә, партия әгъзаларының һөнәри осталыгына һәм җаваплылыгына таянып, күпмилләтле илне арытаба үстерү командасына әверелде, дип ассызыклады республика Башлыгы.

— “Бердәм Русия” баштан ук катлаулы мәсьәләләрне хәл итте. Аз вакыт эчендә икътисади куәтне тергезергә, ил бердәмлеген ныгытырга, оборона куәтен арттырырга, инвестицияләр җәлеп итәргә, социаль өлкәне үстерергә һәм иң мөһиме — халыкның иминлеген арттыруга булышлык итәргә кирәк иде, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бүген “Бердәм Русия” зур һәм бердәм оешма, тарихы, бай тардицияләре, проектлары һәм киләчәккә гамәлләр программасы булган коллектив ул.

Республика Башлыгы белдерүенчә, Башкортстанда партия ныклы үсеш алган. Бүген төбәктә партиянең 69 урындагы һәм 3 709 башлангыч бүлекчәсе эшли, аның сафларында 89 меңнән артык кеше исәпләнә.

Партия проектлары турында сөйләгәндә, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе сәяси секретаре Константин Толкачев аларның халыкка якын булуын белдерде.

Мәсәлән, “Эшлекле гамәлләр” проекты, республика халкының инфраструктураны яхшыртуга юнәлтелгән башлангычларын гамәлгә ашыруны күзаллый, “Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)” медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлтелгән. Авыл хуҗалыгын һәм агросәнәгать комплексын үстерү һәм аңа булышлык итү максатында “Русия авылы” проекты булдырылды. Аның кысаларында республикада “Мәчетле остаханәсе” конкурсы үтте. “Сыйфат билгесе” башлангычы төбәктә җитештерелүче продукцияне танытырга булышлык итә.

Бүген республикада партиянең 40ка якын — федераль һәм 50гә якын муниципаль проекты гамәлгә ашырыла.
Читайте нас: