+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 декабрь 2016, 02:00

Халык ышанычы — иң көчле корал

Иртәгә Уфада республика муниципаль берәмлекләренең VI съезды ачыла.Форумга килгән 600дән артык делегат федераль һәм республика дәүләт власте органнары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре булачак. Съездда шулай ук республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы көтелә.Чарада урындагы үзидарә өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшереләчәк. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр арасында муниципаль идарәгә һәм кабул ителгән карарларның сыйфатын, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле чыгышлар каралган. Шулай ук халыкның социаль һәм икътисади хокукларын тормышка ашыруда һәркем өчен бертигез мохит тудыру чаралары турындагы тәкъдим-фикерләр уртага салып тикшереләчәк.

Съездда 2015-16 елларда Башкортстан муниципаль берәмлекләре Советы эшчәнлеге буенча идарә рәисенең отчетын тыңлау карала, киләсе елда эшләячәк җитәкче органнар сайланачак. Быелгы форумның үзенчәлеге шунда “Башкортстан муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе оештырылуга 10 ел тулды.

Ассоциация республиканың барлык 54 районын, 9 шәһәр округын, 818 авыл һәм 14 шәһәр биләмәсен үз эченә ала. Аларның төп эшчәнлеге бер максатка — урындагы властьны нәтиҗәле һәм көчле итүгә, авылда һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы һәм хәвефсез яшәү шартлары тудыруга юнәлтелгән.

Республиканың муниципаль берәмлекләре съезды Ассоциация белән идарә итүдә иң югары орган булып тора һәм, уставка ярашлы, ике елга бер тапкыр үткәрелә. Форумның пленар утырышларында эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре тикшерелә.

Республика тормышындагы мөһим чарага багышланган материалларны гәзитнең 2-3нче битләреннән укыгыз.
Читайте нас: