+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 декабрь 2016, 02:00

Көзге сессиядә соңгы утырыш үтте

Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның көзге сессиядәге утыз җиденче йомгаклау пленар утырышы үтте. Анда республика парламентында вәкилләре булмаган 10 сәяси партия вәкилләре катнашты, аларга беренче укуда каралучы закон проектларына карата үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирелде.

Утырышта 43 мәсьәлә каралды, шуларның 27се — республика законнарына үзгәрешләр кертү буенча, 8е — федераль закон проектлары.

Депутатлар берничә закон проектын беренче укуда карады. “Башкортстан Республикасы Башлыгы турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын Законның гамәлдәге редакциясен Башкортстан Республикасы Башлыгының хуҗалык итүче субъект белән идарә итүдә үз башлангычы буенча катнашу мөмкинлеген билгеләүче норма (федераль закон тарафыннан күздә тотылган очраклардан тыш) белән тулыландыру тәкъдим ителә. Коммерция һәм коммерция карамагында булмаган оешмалар хуҗалык итүче субъект булып тора.

“Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектына ярашлы, Законга кушымтаның III бүлегенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Аңа ярашлы, Русия Федерациясе гражданнары катнашлыгындагы хәрби хәрәкәтләр барган дәүләтләр, шәһәрләр, территорияләр һәм аларның чорлары исемлеген “Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә махсус бурычларны үтәү: 2015 елның 30 сентябреннән” дигән сүзләр белән тулыландыру күздә тотыла. Проектта шулай ук ветераннар турында республика Законының 3 статьясының 1нче өлешенә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Аңа ярашлы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары исәбенә 2015 елның 30 сентябреннән Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә махсус бурычлар үтәүне тәэмин итү өчен эшкә җибәрелгән һәм билгеләнгән срокны тулысынча эшләп кайткан яисә җитди сәбәпләр аркасында вакытыннан алда командировкасын тәмамлаучы кешеләр кертеләчәк.

“Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты икенче укуда каралды. Проект кайбер категориягә караучы гражданнарга шәхси торак төзелеше өчен бер тапкыр һәм түләүсез җир участоклары бирү критерийларын аныклауга юнәлтелгән.

“Башкортстанда вөҗдан һәм дин тоту иреге турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектына төзәтмәләр миссионерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагыла һәм федераль законга бәйле кертелә. Закон проекты тарафыннан Башкортстанда миссионерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукы гарантияләнә, шулай ук аны гамәлгә ашыру тәртибен көйләү мәсьәләләре чагылдырыла.

Пленар утырышта Дәүләт җыелышы-Корылтайның 2017 елның язгы сессиясенә закон проектлары өстендә эшнең якынча программасы билгеләнде.

Утырышта, шулай ук, аерым суд участокларына мировой судьялар сайланды.
Читайте нас: