+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 декабрь 2016, 02:00

Бюджетлар тотрыклылыгы тикшерелде

Мәскәүдә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2017-19 елларда төбәк һәм урыннардагы бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча чаралар турында киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Медведев төбәкләрнең социаль иминлеге, аларның икътисади куәтен үстерү, федератив бәйләнешләрнең гадел корылышы һәм, боларның нәтиҗәсе буларак, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеге бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсен хәл итүдән тора, дип ассызыклады.

Премьер-министр сүзләренә караганда, агымдагы ел дәвамында төбәк финансларына бәйле гомум хәлне яхшыртуны, урындагы бюджетларның тотрыклылыгын арттыруны, чамадан тыш бурыч йөкләнешен киметүне, территорияләр үз салым базасын активрак арттыру өчен шартлар булдыруны тәэмин итәчәк карарлар кабул ителгән.

Киләсе елда төбәкләргә ярдәм, быелгысы белән чагыштырганда якынча тугыз процентка арттырылачак. Бюджетара трансферт күләме 1,6 триллион сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. Дотацияләр – 13 процентка, субсидияләр өчтән бер өлешкә артачак, дип белдерде Дмитрий Медведев.

Тагын бер карар киләсе елда бюджет кредитлары кагыйдәләрен раслый. Бу – хезмәтләндерүдә артык кыйммәткә төшүче коммерция кредитларын алмаштырып, төбәкләргә бурыч йөкләнешен киметергә ярдәм итүче механизм. Киләсе ел бюджетына бу максатларга 200 миллиард сумга кадәр акча салынган.
Читайте нас: