+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 декабрь 2016, 02:00

Русия – көчле ил!

Владимир Путин журналистлар сорауларына җавап бирде.23 декабрьдә Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Чарага 1437 журналист аккредитация үткән, узган елда 1392 матбугат чарасы вәкиле катнашкан иде.Владимир Путинның уникенче зур матбугат конференциясе “Беренче канал”, “Россия 1”, “Россия 24” телеканалларында, “Маяк”, “Вести FM” һәм “Радио России” радиостанцияләрендә туры эфирга чыкты. 3 сәгать 50 минут дәвам иткән матбугат конференциясендә Президент 48 журналистның соравына җавап бирде.Матбугат конференциясендә яңгыраган сорау-җавапларның кайбер мөһим урыннарына тукталып үтик.

Икътисад

Русия икътисадына фән һәм заманча югары технологияләрне кертү мәсьәләсе андый проектларның хосусый капитал тарафыннан финанслануына бәйле. Бизнесны энергетикада өстәмә табыш алудан баш тарттырып, башка өлкәләргә акча кертергә мәҗбүриләү җиңел түгел. Бу юнәлештә кайбер адымнар ясала: аерым тармаклар өчен “ташламалы режимнар” гамәлдә, Ерак Көнчыгыш­та алгарышлы үсеш территориясе булдырылды. Русия мәгъ­лүмати технологияләре экспортыннан керем быел 7 миллиард сумга җитте, әле берничә ел элек кенә ноль иде. Чагыштыру өчен: Русия корал сатудан быел 14,5 миллиард сум табыш алды.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы буенча үсеш җитди булачак, узган елда ул 2,6 процент булса, быел 3,2 процент планлаштырган идек. Хәзерге вакытка ул 4,1 процент тәшкил итә, ел нәтиҗәләре буенча 4 проценттан да ким булмаячак. Быел бөртеклеләр уңышы 119 миллион тонна тәшкил итте. 1970 елларда СССРда да мондый күрсәткечләр юк иде.

Киләсе елда Хөкүмәт авыл хуҗалыгын үстерүгә 216 миллиард сум субсидия бүләчәк.

Коррупция

Улюкаев белән аерым сөйләш­мәдем, ә аны, ышанычны югалту сәбәпле, вазыйфасыннан бушату өчен тикшерү органнарындагы мәгълүматлар да җитәрлек иде, дип исәплим. Бары тик суд кына соңгы нәтиҗәне чыгара. Тикшерү эшләре тәмамланганчы һәм суд карарына кадәр нәрсә дә булса сөйләү зарарлы.

Дәүләт компанияләренең өлешен сату

Безнең дәүләт предприятиеләре пакетының бер өлешен сатуыбыз бюджет чыгымнарының ниндидер аерым юнәлешләренә акча юклыктан түгел. Без моны берничә максаттан эшлибез. Бу икътисад структурасын яхшырта, яңа милекчеләр китерә: Glencore трейдерлык компаниясе һәм Катар дәүләт фонды компания белән идарә итүнең сыйфатын күтәрәчәк. Килешүләр буенча акча Русия Федерациясе бюджетына тулы күләмдә күчерелде. “Башнефть” өчен “Роснефть” үзе 300 миллиард сумнан артык түләде, ә чит илләрдәгеләр үз өлешен күчерде – анысы 700 миллиард сумнан артык. Тулаем алганда, бюджет “Башнефть”не сатудан һәм “Роснефть”тән 19,5 процент – барысы 1 триллион 100 миллиард сум чамасы акча алды.

Вакытыннан алда сайлау

“The Wall Street Journal” гәзите хәбәрчесенең “Киләсе елда вакытыннан алда Президент сайлаулары үтүе мөмкинме?” дигән соравына Владимир Путин “Кайсы илдә?” дип сорады. Журналист “Русиядә”, дигәч, “Мөмкин, ләкин максатка ярашлы түгел”, дип җавап бирде Владимир Владимирович.

Армия

АКШ армиясенең иң куәтле хәрби көч булуы турында беркем дә бәхәсләшми. Шулай да, мин әйткән идем инде, һәм тагын кабатлый алам: Русия ихтимал булган агрессорга, ягъни илебезгә һөҗүм итәргә мөмкин булганына каршы — дөньяда иң көчлесе. Русия көченең берничә сәбәбе бар: бу — илнең тарихы да, географиясе дә һәм, иң мөһиме, җәмгыятьнең эчке халәте дә. Русия армиясен һәм атом-төш триадасын модернизацияләү дә монда үзенең ролен уйнады. Без Русиянең ракета-атом-төш куәтен ныгыту буенча зур эш башкардык.

Кырым

Якын көннәрдә Кырымга Русиянең “зур” газы кертелә башлаячак. Шулай ук республикада ике электр станциясе төзеләчәк, алар гомум куәтне 1,9 мегаваттка кадәр җиткерәчәк. Бүген Кырымның электр энергиясенә мохтаҗлыгы 1,1 мегаватт тәшкил итә. Шулай итеп, республикада икътисад үсеше өчен өстәмә мөмкинлек булдырылачак.

Керчьта төзелүче күпер туризмны гына түгел, ә тоташ Кырым икътисадын үстерүгә булышлык итәчәк, шулай ук Украина белән мөнәсәбәтләр яхшыргач, ике ил өчен дә файдалы булачак.

“Путин йогынтысы”

Көнбатыш матбугат чаралары Русия Президентын чит ил лидерларына басым, йогынты ясауда гаепли. Үзеңнең уңышсызлыкка таруыңны башка илгә япсару сәер, әлбәттә.

АКШта демократларның кандидаты Хиллари Клинтон президент сайлауларында җиңелде. Бу партия Сенатка һәм Конгресска сайлауларда да уңышка ирешә алмады. Монда да минем йогынтым булдымы? Болар – барысы да әлеге хакимиятнең хаталары. Проблемаларны безгә япсару – мәгънәсезлек.

Импортны алмаштыру

Бу өлкәдә проблемалар бар һәм булачак, ләкин без аларны җиңәчәкбез. Чит илдә җитеш­терелгәнне сатып алу 10 процентка кимеде. Бездә фармацевтика, химия, җиңел сәнәгать, авыр машиналар төзү уңышлы үсә. Юл техникасының 100 проценты диярлек үзебездә җитештерелә. Оборона сәнәгате турында сөйләп торасы да юк.

Без ил чикләрен “бикләп” куярга уйламыйбыз, чөнки Русия икътисады – дөнья икътисадының бер өлеше.

Пенсия

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу тәртибенә җентекле анализ ясалырга тиеш. Мондый җитди яңалык турында ачыктан-ачык фикер алышырга кирәк.

2017 елда пенсияләр 1 февральдә һәм 1 апрельдә индексацияләнәчәк. Ел башында барлык категория пенсионерлар, шул исәптән хәрбиләр, 5 мең сум алачак.

Украина

Украиннар өчен Европа берлегенә визасыз керү режимын кертүне хуп­лыйм, бу – дөрес юнәлештәге юл, дип исәплим. Европадагы виза режимы – “салкын сугыш” чорыннан калган искелек. Аңардан тизрәк котылырга кирәк.
Кызганычка каршы, “Норманд форматы” нәтиҗәле түгел, ләкин әле башка механизм юк, шуңа да ул форматта эш дәвам итәчәк.

Украинада тоткыннар һәм әсирләр “барысы да барысына” принцибына таянып алмаштырылырга тиеш. Без ике яктагы тоткыннарны азат итү өчен барысын да эшлибез.

Европа белән мөнәсәбәт

Русия “өченче ил” белән сөйләшү юлы тәртибендә түгел, ә үзаллы Европа белән партнерлык итү яклы.
Европаның бер сәяси эшлеклесе андагы барлык илләрне “кече дәүләтләр” дип атый. Мин моның белән риза түгел, чөнки Европада бөек илләр бар. Мәскәү бу илләргә тиешле мөнәсәбәттә.

Европадагы партнерларыбыз Русиягә каршы санкцияләрне туктатса, без дә аларга каршы чаралардан баш тартачакбыз.

Башкортстан

Башкортстандагы хәл-шартлар безгә яхшы таныш. 1812 елгы Ватан сугышында башкортлар һәм төбәктә яшәүче башка халыклар 16 яшьтән өлкән барлык ир-егетләрне коралландырып, атка атландырды һәм фронтка озатты. Бөек Ватан сугышында да шулай булды. Нәкъ шушылар белән без горурланырга тиеш.
Читайте нас: