+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 гыйнвар 2017, 02:00

Парламент язгы сессиягә бурычлар билгеләде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев оператив киңәшмә үткәрде. Анда даими һөнәри нигездә эшләүче депутатлар катнашты.

– Башкортстанның депутатлар корпусы былтыр нәтиҗәле эшләде, – диде парламент спикеры. – Язгы сессиядә безнең алда яңа бурычлар тора. Гамәлдәге законнарны камилләштерү дәвам итәчәк. Яңа закон проектлары әзерләнәчәк. Шул ук вакытта былтыр тәмамланмаган проектлар да игътибардан читтә калмаячак.

Узган елга йомгак ясалгач, сүз алда торучы бурычлар һәм максатлар турында барды. Республика парламентарийлары быел да мөһим мәсьәләләр хәл итәргә планлаштыра. Аларның кайберсе аерым игътибарга лаек. Әйтик, ятим балаларны торак белән тәэмин итү белән бәйле законның тулы күләмдә гамәлгә ашырылуы җитди контрольгә алыначак. Ачыкланган җитешсезлекләргә, законга үзгәрешләр кертеп, чик куелачак.

Киңкүләм мәгълүмат чараларын, урындагы үзидарә органнарын да үзгәрешләр көтә.
Читайте нас: