+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 гыйнвар 2017, 02:00

Уңайлы һәм заманча булсын!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Белорет районын социаль-икътисади үстерү җәһәтеннән өстенлекле бурычлар билгеләде.Республика җитәкчесе җитештерү, социаль һәм инфраструктура объектларын, Эчке эшләр министрлыгының яңа административ бинасын карады һәм территорияне үстерү перспективаларын тикшерде.

Укшук микрорайонында Башкортстан Башлыгы Белорет район үзәк клиник дәваханәсе каршындагы табибка кадәр кабул итү бүлмәсен карады. Беренче ярдәм күрсәтү һәм сәламәтлек торышы буенча консультация бирүдән тыш, кабинетта табиб тәгаенләгән процедураларны үткәрү мөмкинлеге бар. 600дән артык кеше яшәгән микрорайон өчен якында гына медицина пункты булуы зур әһәмияткә ия.

Рөстәм Хәмитов кабул итү зонасын һәм процедуралар бүлмәсен карады, медикаментларның булуы-булмавы белән кызыксынды. Медицина хезмәткәрләре белдерүенчә, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган даруларның барысы да бар. Табиблар тәгаенләгән препаратларны пациентлар үзләре алып килә.

Табибка кадәр кабул итү бүлмәсен караганнан соң, республика җитәкчесе микрорайон активистлары белән аралашты. Ул халыкның территорияне төзекләндерү һәм аны кардан чистарту буенча башлангычын уңай бәяләде.

Арытаба республика Башлыгы 185 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак “Выселки-2” микрорайоны төзелеше белән танышты. Төбәкнең гомум мәйданы 283 гектар тәшкил итә. Бу территориядә 740 шәхси һәм 95 күпфатирлы йорт, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, социаль һәм спорт объектлары урнашачак.

Район хакимияте башлыгы Владислав Миронов белдерүенчә, төзелеп килүче микрорайон барлык коммуникацияләр белән тәэмин ителгән: энергия һәм газ тәэминаты бар, магистраль суүткәргеч төзү тәмамлана.

Мәктәп, поликлиника яисә балалар уен мәйданчыклары булмау сәбәпле халык кыенлыклар кичермәсен өчен инфраструктура торак белән бергә төзелергә тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.

Шәхси төзелешкә килгәндә, төбәк җитәкчесе микрорайонны бердәм архитектура стиленә тәңгәл китерү максатында йортларның бер төрдәге проектын әзерләргә тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы Шәйморатов урамында төзелә башлаган күпфатирлы йортларның берсен карады. Аңа 2015 елның сентябрендә нигез салынган, агымдагы елның икенче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырылган. Мәйданы 1635 квадрат метр булган өч катлы йортта 30, шул исәптән 15 — бер бүлмәле, 9 ике һәм 6 өч бүлмәле фатир каралган. Район хакимияте 15 фатирны ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларны торак белән тәэмин итү өчен сатып алган.

Сәфәр барышында республика җитәкчесе Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенең яңа бинасында булды. Яңа корпус хезмәткәрләр һәм җитәкчелек өчен кабинетларны, 117 кешелек киңәшмәләр залын, мәгълүмат-техника һәм көнкүреш тәгаенләнешендәге бүлмәләрне, архив һәм ярдәмче биналарны үз эченә ала.
Арытаба Рөстәм Хәмитов 17нче гимназиянең яңа корпусларын реконструкцияләү барышы белән танышты. Элек гомум мәйданы 5 мең квадрат метр булган биналар урындагы һөнәрчелек-техник училищега караган, әмма 2014 елдан башлап ул укыту максатында файдаланылмаган. Бүген түбәгә, җылылык һәм электр тәэминаты, канализация системаларына капиталь ремонт үткәрелгән, яңа тәрәзәләр куелган. Бу максатка 30 миллион сум акча юнәлтелгән. Шул ук вакытта, төзекләндерү эшләрен тәмамлау өчен өстәмә финанслау тәлап ителә.

Республика Башлыгы ремонт эшләрен тәмамлау өчен тиешле ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Рөстәм Хәмитов 80 еллык тарихы булган 1нче урта мәктәптә бассейн урнашкан яңа корпусны карады. Уку йорты зур төзекләндерү эшләреннән соң 2014 елның 1 сентябрендә ачылган. Биредә мәктәпнең 2-11нче сыйныф укучылары, бер сменага 200гә якын кеше шөгыльләнә. Бассейнда башлангыч сыйныфларны да йөзәргә өйрәтү өчен шартлар тудырылган. Йөзү өченче физкультура дәресе буларак мәктәп программасына кертелгән. Шулай итеп, һәр укучы атнага бер тапкыр бассейнга йөри.

Республиканың башка уку йортларында бассейннар төзегәндә биредәге тәҗрибәне файдаланырга кирәк дип, билгеләде Рөстәм Хәмитов.

Рөстәм Хәмитов “Интеграл” шәхси белем бирү үзәгендә булды. Биредә 9-11нче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын яхшы тапшырсын һәм югары уку йортларына сынауларны лаеклы үтсен өчен өстәмә дәресләр алып барыла.

Проектның икенче юнәлеше —“Кечкенә гений” балалар академиясе. Махсус бинада үзәк укытучылары мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен танып-белү эшчәнлеген һәм иҗади сәләтне үстерүгә юнәлтелгән дәресләр үткәрә.
Республика Башлыгы балалар белән шөгыльләнүнең мондый төренең репетиторлар тәкъдим иткән хезмәтләрдән яхшырак булуын билгеләде.

Эш сәфәренең тагын бер пункты —1999 елда Бөтендөнья чукраклар җәмгыятенең социаль-реабилитация предприятиесе нигезендә барлыкка килгән “Максимум” Белорет электр-механика заводы. Бүген завод, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннарын тулысынча саклап, елына 700-800 мең люминесцент лапмалар һәм продукциянең башка төрләрен җитештерә. 2015 елда заводта югары технологияләр ярдәмендә яктырткыч диодлы лампалар җитештерелә башлаган.

Рөстәм Хәмитов участокларны карады, эшләнмәләр әзерләү технологиясе, шулай ук, продукция үрнәкләре белән танышты. Башкортстан Башлыгы хезмәт коллективы белән аралашты, аларның эш шартларын бәяләде һәм завод җитәкчелеге белән үсеш планнарын тикшерде.

“Мраткино” тау чаңгысы үзәгендә Рөстәм Хәмитов трассаны шәхсән сынап карады, туристлар өчен булдырылган шартлар белән танышты, комплексны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Читайте нас: