+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 гыйнвар 2017, 02:00

Толкачев — Дуслар клубы әгъзасы

Кырым Республикасының “Алупка сарай-парк музей-тыюлыгы” учреждениесе директоры Александр Балинченко Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевка Алупкадагы Воронцов сарае дуслары клубының мактаулы әгъзасы дипломын тапшырган.

Александр Балинченко республика парламенты Рәисенә музей үсешенә керткән өлеше һәм күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдергән.

Алупкадагы Воронцов сарае дуслары клубы 2015 елның 25 ноябрендә музейны тергезүнең һәм үстерүнең бер юнәлеше буларак төзелгән. Клуб әгъзалары, фәнни, белем бирү һәм башка программа һәм проектларны гамәлгә ашыруга финанс ярдәме күрсәтеп, музей тормышында катнаша.
Читайте нас: