+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 гыйнвар 2017, 02:00

Игътибар үзәгендә — яңа биотехнологияләрне фаЙдалану

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгы өчен нәтиҗәле биопрепаратлар, биоактив һәм микробиологик ашламалар җитештерүдә махсуслашкан “БашИнком” предприятиесендә булды.

Әлеге вакытта предприятие 4,5 миллион гектарда, шул исәптән республиканың 350 мең гектар чәчүлекләрендә файдаланылучы 250 төр биопродукция җитештерә. “Баш­Инком” брендлы ашламалар Русиянең 60 төбәгендә, шулай ук, БДБ, Балтыйк буе, ерак чит илләрдә ихтыяҗ белән файдалана. Ел саен 300 тонна биопродукция экспортка озатыла.

Җәмгыять директоры Вячеслав Кузнецов белдерүенчә, предприятиедә якынча 400 кеше эшли. Җитештерү базалары Күмертау, Благовещен һәм Уфада урнашкан.

Республика Башлыгы җитештерүнең барлык этаплары белән танышты, цехларны, лабораторияләрне, әзер продукцияне саклау складларын карады.

Вячеслав Кузнецов сүзләренә караганда, биопрепаратлар һәм биоактив ашламалар нигезендә “БашИнком” коллективы Русиянең фәнни-тикшеренү институтлары, аграр вузлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән берлектә экологик яктан чиста югары уңдырышлы биотехнология уйлап тапкан. Ул авыл хуҗалыгы культуралары уңышын уртача 15-25 процентка арттырырга ярдәм итә.

Төбәк Башлыгы “БашИнком” җәмгыяте җитәкчелеге белән предприятиене үстерү перспективаларын, дәүләт ярдәме күрсәтү, яңа технологияләрне куллану тәҗрибәсен киңәйтү мөмкинлекләрен тикшерде.

Предприятие директоры белдерүенчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре әлеге технологияне кулланудан тиз файда көтә, әмма тулы куәтле нәтиҗәне ике-өч сезоннан соң гына алырга мөмкин. Моннан тыш, биотехнологияне куллану икътисади яктан нәтиҗәле булуга карамастан, күпләр гадәти ашламаларга юнәлеш тота. Республика Башлыгы предприятиегә Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән үзара бәйләнеш булдырырга кирәклеген әйтте.

— Ел саен без якынча 3 миллион тонна ашлык җыеп алабыз. Әгәр дә уртача гектар куәтен тагын 10 процентка арттырсак, бу өстәмә рәвештә 300 мең тонна ашлык алачакбыз дигән сүз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: