+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 февраль 2017, 02:00

Агымдагы елга бурычлар билгеләнде

Уфада “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең Сәяси советы утырышы үтте. Аны партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Утырышта тикшерелүче көнүзәк мәсьәләләрнең берсе —21-22 гыйнварда Мәскәүдә үткән “Бердәм Русия” партиясенең XVI съезды йомгаклары. Константин Толкачев, аеруча кадрларны үрләтүгә тукталып, партия рәисе Дмитрий Медведев әйткән мөһим тезислар турында сөйләде.

— Соңгы дүрт елда Башкортстан төбәк бүлекчәсенә 8 мең 500 кеше кабул ителгән. Якын елларда гомум сан 100 меңгә җитәргә мөмкин, — диде Константин Толкачев.

Ул, шулай ук, сайлау участоклары исәбенә туры килүче башлангыч структуралар булдырырга кирәклеген белдерде. Мондый төрдәге һәр оешма участок эше өчен җаваплы булырга тиеш.

Ачыклылык турында сөйләгәндә Константин Толкачев партиянең сәяси ( патриотик, социаль, либерал) платформалы эше дәвам итәргә тиешлеген ассызыклады. Аларга эшкуарлык платформасы да кушыла, аның бурычы — эшкуарлар мәнфәгатьләрен яклау.

— Төбәк бүлекчәләре барлык катлам вәкилләре белән бәйләнеш булдырырга, законнар кабул иткәндә аларның проблемаларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш, — диде ул.

Төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары Эдуард Сәетбатталов агымдагы елда гамәлгә ашырылачак проектлар турында сөйләде. “Шәһәр мохите”, “Урындагы мәдәният йорты”, “Кече шәһәрләр театрлары”, “Кече шәһәрләр парклары” проектларын тормышка ашыру торак пунктларда инфраструктура сыйфатын һәм мәдәни-ял итү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: