+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 февраль 2017, 02:00

Рәхмәт хаты тапшырылды

“Бердәм Русия” партиясе фракциясенең күчмә утырышында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар эшләү буенча комитеты рәисе урынбасары Рафаэль Мәрданшинга законнар эшләүгә керткән өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Русия Хөкүмәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Дәүләт думасының VI чакырылышында Рафаэль Мәрданшин башлангычы белән җинаять законнарын гуманлаштыруга, эшкуарларны басым ясаудан һәм законсыз эзәрлекләүдән саклауга, шулай ук, административ һәм салым законнарын камилләштерүгә, адвокатлар хокукларын киңәйтүгә, социаль эшкуарлыкны һәм кәсепчелекне үстерүгә юнәлтелгән 20дән артык закон проекты эшләнгән һәм тикшерүгә кертелгән.

Дәүләт думасының яңа чакырылышында да Р. М. Мәрданшин актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
Читайте нас: