+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 февраль 2017, 02:00

Республика делегациясе – Инвестицион форумда

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 27-28 февральдә Сочида үтүче Русия инвестицион форумында республика делегациясен җитәкли.

Ул форумның пленар утырышында, Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның бюджетара сәясәт мәсьәләләре буенча төбәк башлыклары һәм аның урынбасары Аркадий Дворковичның Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзалары белән очрашуларында катнаша.

Делегация эше программасы төбәкләрне социаль-икътисади яктан, сәнәгать кластерларын үстерү, инфраструктура проектларын финанслау, бюджетара мөнәсәбәтләр, инвестиция нәтиҗәлелеген арттыру, үсеш институтларының үзара бәйләнеше, эчке туризм, моношәһәрләрне үстерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашуларны, фикер алышуларны, “түгәрәк өстәл”ләрне үз эченә ала.

Форум кысаларында эре компанияләр һәм сәнәгать предприятиеләре белән инвестицион килешүләр төзү планлаштырыла.

“Сочи” форумы — Русиянең инвестицион һәм икътисади куәтен презентацияләү өчен традицион мәйданчык. Ул төбәкләргә инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләрен тикшерү өчен 2002 елдан башлап гамәлдә. Форум Русия Хөкүмәте ярдәме белән ел саен үткәрелә.
Читайте нас: