+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 март 2017, 02:00

Сочи форумыннан — Уфа тоннеле аша...

Яңа килешүләр нигезендә республикада мөһим проектлар гамәлгә ашырылачак.“Сочи-2017” Русия инвестицион форумында Башкортстан инвестицион килешүләр төзеде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге делегация форумның эшлекле программасында катнашты.

Чараның беренче көнендәге “Русия төбәкләренә инвестицияләр: төбәк сәясәте өстенлекләре” дигән пленар утырыш форумның үзәк вакыйгасына әверелде. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Премьер-министр Рөстәм Мәрданов катнашты.

Дмитрий Медведев чыгышында икътисадның үсеш темпларын арттыру өчен яңа инвести­цияләр җәлеп итү исәбенә төбәкләрнең актив үсүе таләп ителүен билгеләде. Бу максатларга Хөкүмәтнең 2017-25 елларга исәпләнгән комплекслы планы юнәлтеләчәк. Ул бизнесны тотрыклы алып баруны тәэмин итүгә, хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдалануга, дәүләт стандартларын камилләштерүгә, салым системасын арытаба нәтиҗәлерәк итүгә юнәлтелгән чаралар комплексын күзаллый.

— Бүген без инвестицияләр җәлеп итүне дәртләндерергә тиешле башка ысулларны да кулланабыз. Алар арасында — алдынгы үсеш территорияләре, техно һәм индустриаль парк­лар, туризм кластерлары булдыру. Бу дәүләт-шәхси партнерлык — инфраструктура объектларын федераль бюджеттан финанслау исәбенә төзү, — диде Премьер-министр. — Болар барысы да арытаба файдаланылырга тиеш.

Дмитрий Медведев белдерүенчә, киләсе елдан башлап төбәкләрнең керемгә салымнарының бер өлешен урындагы бюджетта калдыру мөмкинлеге булачак. Бу яңа торак, юллар, мәктәп, дәваханәләр, башка социаль объектлар төзү мөмкинлеге бирәчәк.

Республика делегациясе, шулай ук, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Двор­ковичның Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзалары белән социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә багышланган очрашуларында, фикер алышуларда, “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашты.

Форум кысаларында республика делегациясенең “МЕТРО Кэш энд Кэрри” компаниясенең генеральный директоры Джери Калмис белән очрашуы үтте. Анда Башкортстан территориясендә компаниянең тагын бер сәүдә үзәген ачу мәсьәләсе тикшерелде.

— Безне Башкортстан кызыксындыра. Беренче үзәк 2005 елда ачылган иде, — диде Джери Калмис. — Сезнең төбәкнең куәте артуын күрәбез, хезмәттәшлекне арытаба да дәвам итәрбез, дип ышанам.

— Бизнесны арытаба да Башкортстанда үстерергә ниятләвегезне хуплыйбыз. Үз чиратыбызда сезгә республиканың логистик өстенлегенә игътибар итәргә тәкъдим итәбез, — диде Рөстәм Мәрданов. — Мондый башлангыч республика җитештерүчеләре өчен зур мөмкин­лекләр ача һәм төбәк икътисадына өстәмә инвестицияләр җәлеп итә.

Инвестфорум мәйданчыгында республика Хөкүмәте белән Русия “Саклык банкы” бюджеттан тыш инвестиция җәлеп итү белән дәүләт-шәхси партнерлык принципларында инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә үзара бәйләнешне күздә тотучы хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды.

— Башкортстан өчен бу беренче генә килешү түгел. Аларның барысы да уңышлы башкарылды, — диде Рөстәм Мәрданов. — Әлеге меморандум банкның юл һәм социаль объектлар төзүдә катнашуын күзаллый. Моннан тыш, без “Башкортстан граждан картасы” һәм Ислам банкингы сынау проектларын гамәлгә ашыруда банк ярдәменә исәп тотабыз.

Форум кысаларында Хөкүмәт һәм “Башкортстан концессион компаниясе” җәмгыяте (ВТБ төркеменә керә) Уфада “Көнчы­гыштан чыгу урыны” проектын гамәлгә ашыру буенча үзара бәйләнеш турында протокол төзеде. Документка ВТБ Банкы идарәсе рәисе Андрей Костин һәм Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов кул куйды.

Проект Башкортстанда төбәк тәгаенләнешендәге түләүле автомобиль юлын проектлау, төзү, финанслауны һәм арытаба аны файдалануны үз эченә ала. Аны гамәлгә ашыру вакыты — 25 ел.

— Бу Башкортстан өчен мөһим вакыйга, — диде Рөстәм Мәрданов. — Мөһим инфраструктура проекты гамәлгә ашырылачак. Ул Уфа аша ике федераль трассаны — М-5 һәм М-7не тоташтырып, шәһәрнең транспорт проблемаларын хәл итәчәк.

— ВТБ төркеменең зур инфраструктура объектларын гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе күп, — диде Андрей Костин. — Без транспорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык тәҗрибәбезне Башкортстанда файдаланырга планлаштырабыз. Сез алдынгы төбәк, ниятләребезне бергәләп тормышка ашыра алачакбыз.

— Бу проект Уфа һәм Башкортстан өчен генә түгел, тоташ ил өчен зур әһәмияткә ия, — диде Русиянең транспорт министры Максим Соколов. — Ул федераль инфраструктурага да яңа сыйфат бирәчәк. Шул ук вакытта төзелешнең бер өлеше “Платон” системасы исәбенә финансланачак. Әйткәндәй, Башкортстанда бу принцип буенча Агыйдел елгасы аша автомобиль күпере төзелде.

Шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте, республика муниципалитетлары һәм эре сәнәгать предприятиеләре арасында протокол документларына кул куелды. Алар арасында — “Башкортстан урман сәнәгате компаниясе”, “Белорет рессор һәм пружина заводы”, “Селена” урман сәнәгате компаниясе, “РИВС” машина төзү заводы, Башкортстан ит компаниясе, “АСТЕХ Индастриз”, “Ел фасыллары” җәмгыятьләре. Яклар үз компетенцияләре чикләрендә Белорет районында агачны тирәнтен эшкәртү һәм туризмны үстерү өлкәсендә перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, Учалыда һәм Бәләбәйдә коммуналь инфраструктура объектларын төзү, республиканың юл-төзелеш комплексы предприятиеләренең эшенә техник яктан ярдәм итү өчен сервис үзәкләре булдыру буенча үзара бәйләнешне тәэмин итәргә ниятли.

Моннан тыш, Башкортстан Үсеш корпорациясе һәм “Ре Лигал” җәмгыяте үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә озайлы партнерлык бәйләнешләрен булдыру турында килешүгә кул куйды.

Инвестфорум чикләрендә “Елның иң яхшы социаль проекты-2016” Бөтенрусия конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте. Республиканың инновацион социаль өлкәсе үзәге җитәкчесе Ирина Абрамовага Русия Икътисади үсеш министрлыгының махсус номинациясендә диплом тапшырылды.

Форумның икенче көнендәге иң мөһим чара — Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җитәкчеләре белән бюджетара сәясәт мәсьәләләренә багышланган очрашуы булды. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.

Премьер-министр үз чыгышында узган ел өчен төбәк бюджетлары дефициты 170тән 12,5 миллиардка кадәр кимүен билгеләде. Әлеге вакытта федераль үзәк төбәк бюджетларына булышлык итү чараларын киңәйтте. Алар дотация, субсидия, салым түләүләрен оптимальләштерүне үз эченә ала.

— Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән субъектлар өчен дәртләндерү чараларын дәвам итәчәкбез. Узган елдан башлап икътисади үсеш динамикасы һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән төбәкләргә грант тапшырабыз, — диде Дмитрий Медведев. — Агымдагы елда бу максатларга 20 миллиард сум юнәлтергә планлаштырабыз.

Шул ук вакытта акча аерым кагыйдәләр буенча бүленәчәк. Аз тәэминатлы төбәкләр аны күбрәк алачак. Моннан тыш, грант территориянең икътисади куәтен үстерү, шул исәптән керемнәрне, төп капиталга инвестицияләр арттыру һәм яңа эш урыннары буенча максатлы күрсәткечләрне үтәү турында төбәк җитәкчеләре бурычы итеп бүленәчәк.

Форум кысаларында Башкортстан һәм “Банк почтасы” җәмгыяте хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Ул республика халкы өчен банк хезмәтләре уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыру максатында якларның үзара бәйләнешен күзаллый.

— “Банк почтасы” физик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар өчен күп төрле хезмәтләр күрсәтер, дип ышанабыз, — диде Рөстәм Мәрданов. — Үз чиратында, республика банк белән уртак проектларда актив катнашырга ниятли.

— 2017-18 елларда һәр икенче почта бүлекчәсендә “Банк почтасы” хезмәтләндерү нокталары ачарга планлаштырабыз. Почта хезмәткәрләре укытылачак, яңа эш урыннары булдырылачак, — диде җәмгыять идарәсе рәисе Дмитрий Руденко. — Республикада урнашкан милли парклардагы аерым сакланучы территорияләрне “Банк почтасы” тоташ ил буенча алып барган урманнарны тергезү программасына кертү мәсьәләсен тикшердек.

Башкортстан делегациясенең форумда катнашуына йомгак ясап, Республика Башлыгы чараның төбәк өчен нәтиҗәле булуын билгеләде.

— Беренчедән, форум, бизнес-проектларны тикшерү, килешүләр төзү, икенчедән, дискуссияләр һәм фикер алышу өчен эшлекле мәйданчык булып тора. Безнең делегация составына 30 кеше керде. Беренче тапкыр үзебез белән алты муниципалитет җитәкчесен алдык. Алар өчен бу чара бик фәһемле мәктәп булды. Алар “түгәрәк өстәл”ләрдә, моношә­һәрләр һәм территорияләр мәсьәләләрен тикшерүдә катнашты, — диде Рөстәм Хәмитов. — Моннан тыш, Хөкүмәт берничә инвестицион килешүгә кул куйды. Аеруча мөһим документлар арасыннан ВТБ банкы җәмгыятенең автомобиль юлы төзү белән бәйле концессион килешүен финанслау турындагы меморандумны билгеләр идем. Сүз автомобиль юлы тоннеле төзелешен тәмамлау, Караидел елгасы аша күпер, Уфа аръягыннан М-5 федераль трассасына чыгу юлы төзү турында бара. Мондый килешүләр берничә. Бу җәһәттән безнең делегация өчен форум уңышлы булды.
Читайте нас: