+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 март 2017, 02:00

Власть халык ышанычын акларга бурычлы!

Идел буе федераль округының урындагы үзидарәне үстерү буенча консультатив советы утырышында Башкортстан тәҗрибәсенә җентекле игътибар бирелде.Кичә Конгресс-холлда “Урындагы үзидарә органнарының гражданлык җәмгыяте институтлары һәм халык белән урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә хезмәттәшлек итү буенча төп эшчәнлек юнәлешләре” темасына урындагы үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышы үтте. Аның эшендә Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм башкалар катнашты.

– Урындагы үзидарә үсештә, – диде Михаил Бабич. – Былтыр бу мәсьәлә буенча киңәшмәләр үтте һәм кимчелекләр ачыкланды. Халыкны аеруча эшсезлек, торак-коммуналь хуҗалыкка тарифлар арту борчыганы ачыкланды. Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерүдә казанышларга ирештек. Контроль-күзәтчелек органнары да игътибардан читтә калмады. Алгарышлы үсеш территорияләре оештырылды. Аларның икесе – Башкортстанда. Оборона министрлыгы һәм федераль власть органнары белән бәйләнешләр урнаштырып, муниципаль берәмлекләр өчен мөһим булган җир участоклары буенча уртак фикергә килдек. Салым билгеләү дә җайга салына. Авыр икътисади хәлдәге предприятиеләрдә хезмәт хаклары буенча бурыч­ларны бетерү буенча зур эш башкарылды. Быел шәһәрләрне төзекләндерү буенча программа старт ала. Бу максатка федераль бюджеттан 20 миллиард сум бүленгән. Төбәк бюджетларыннан, халыктан җыелган акчаларны да җәлеп итү күздә тотыла. Беренче чиратта урамнар, парклар, скверлар, гомум файдаланудагы урыннар төзекләндереләчәк. Иң мөһиме – эшләр халык фикерен күздә тотып башкарылырга тиеш.

– Утырышның бездә үтүен хуплыйм, – диде Рөстәм Хәмитов. – Урындагы үзидарәгә бәйле барлык мәсьәләләрне дә нәтиҗәле хәл итәбез. Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашырабыз. Былтыр программа кысаларында 500 миллион сумга якын акча үзләштерелде. 60 миллион сумның халык үзе җыюы куанычлы.

Һиндстанда үткән БРИКС илләренең тематик форумында республиканың инициатив бюджетлауны үстерү тәҗрибәсе иң яхшылар исәбенә керде. Быел Уфада халык катнашлыгында урам территорияләрен төзекләндерү проекты старт алачак. 250 миллион сум таләп ителә. Шуның 200 миллион сумы – республика, 37,5 миллион сумы шәһәр бюджетыннан бүленәчәк. 15-20 миллион сумны халык җыячагына өметләнәбез. Урындагы үзидарәгә кагылышлы башка мәсьәләләр дә игътибар үзәгендә.

Шул ук көнне Михаил Бабич белән Рөстәм Хәмитов төзелеп килүче “Башкирская генерирующая компания” филиалының Затондагы электр станциясендә булдылар. Проект 2008 елда гамәлгә ашырыла башлаган. Объектның куәте 440 мегаватт.

Михаил Бабич белән Рөстәм Хәмитов Достоевский урамында йорт ихатасын төзекләндерү башлангычы белән дә таныштылар. 1965 елда төзелгән 100 фатирлы йортта 206 кеше яши. Биредә машина кую урыннарын арттыру, тышкы яктырту системасын үзгәртеп кору, балалар мәйданчыгы урнаштыру, территорияне яшелләндерү һәм юлны киңәйтү күздә тотыла. Бу максатка 3,2 миллион сум таләп ителә. Шуның 3 миллион сумы республика һәм муниципаль бюджеттан җәлеп ителә. Фатир хуҗалары 162 мең сум җыйган.

Совет утырышында урындагы үзидарәне борчыган бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады. Башкортстан тәҗрибәсенә җентекле игътибар бирелде.
Читайте нас: